Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда район башлыгы белән матбугат конференциясе узды

Тиздән без тарихның чираттагы битен "әйләндереп куячакбыз" - 2015 елны озатырга санаулы көннәр генә калып бара. Узып баручы ел тарих сәхифәләренә күчкәндә гадәттә һәркем агымдагы елда башкарылган эшләрне барлый, узып киткәнен янә бер кат күздән кичерә, киләчәккә бурычлар, максатлар билгели. Традиция буенча, Россия Федерациясе Президенты да, Татарстан Республикасы Президенты да...

Тиздән без тарихның чираттагы битен "әйләндереп куячакбыз" - 2015 елны озатырга санаулы көннәр генә калып бара. Узып баручы ел тарих сәхифәләренә күчкәндә гадәттә һәркем агымдагы елда башкарылган эшләрне барлый, узып киткәнен янә бер кат күздән кичерә, киләчәккә бурычлар, максатлар билгели.
Традиция буенча, Россия Федерациясе Президенты да, Татарстан Республикасы Президенты да иске елны озатып, яңасына аяк басканда массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очраша, узып баручы елга йомгак ясый, сорауларга җавап бирә. 22 декабрьдә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да дүртенче хакимият вәкилләрен үз янына җыеп, «Маяк» газетасы, җирле һәм республика радио-телевидение журналистлары катнашында матбугат конференциясе үткәрде.
Аеруча актуаль дип тапканнарын, күпчелекне кызыксындырган сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
-Марсель Зөфәрович, узып баручы ел районыбыз өчен нинди булды дип әйтә аласыз?
- Бу чорда, үзегез белеп торасыз, илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды, - дип башлады сүзен район башлыгы. - Аларның берләре сөенеч, икенчеләре борчу-мәшәкатьләр алып килде. Яшәешебез әнә шулай уңыш һәм уңышсызлыклар белән бергә үрелеп бара да инде ул. Әмма, иң мөһиме - борчулар үткәндә калсын, тормышыбызда тотрыклылык булсын, ил-көнебездә тынычлык, бердәмлек, татулык саклансын.
2015 ел безнең район, Азнакай халкы өчен уңышлы ел булды. Бик күп кыю идеяләребез һәм планнарыбызны тормышка ашыра алдык. Барлык дәрәҗәдәге программа-проектларыбыз да үтәлде. Республика рейтингында район мәртәбәле урында. Барлык өлкәләрдә дә үсеш, яңарышларга ирешелде. Төзелеш бу елда аеруча колач белән барды. Яңа йортлар, социаль объектлар сафка басты. "Чатыр-тау Арена" спорт комплексын ачу тантанасына Президентыбыз үзе дә килеп, эшчәнлегебезне югары бәяләде. Бу объектларның барсы да республика җитәкчелеге, нефтьчеләребезнең ярдәме белән калыкты. Җирле бюджетны төп тулыландыручы нефть тармагы шулай ук уңышлары белән куандырды. Табыш алу, салым кертү буенча планнар канәгатьләнерлек үтәлде. Авыл хуҗалыгы өчен дә ел уңышлы булды.
Соңгы елларда мөгезле эре терлек санын 5 мең башка арттыра алдык, шуның 11 меңе савым сыерлар. Актүбә бистәсендә мега-ферма нәтиҗәле эшләп килә.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм башка тармакларыбызда да алга куелган бурыч-максатлар уңышлы башкарылды. Менә шушы ирешелгәннәрдә зур тырышлыгы салынган, районның үсешенә үз өлешен керткән барлык тармакларда хезмәт куючы азнакайлыларга ихластан рәхмәтемне җиткерәм.
Тагын да яхшырак эшләү һәм яшәү өчен районыбызда мөмкинлекләр җитәрлек. Алга без тагын да зуррак план-бурычлар куябыз. Аларны үтәп чыгуда һәркайсыбыздан зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә. Азнакай муниципаль районы яңа елда да үзенең позицияләрен ныгытып кына калмыйча, җөмһүриятебездә лидер булып калсын өчен, без барлык көчебезне куярга тиешбез.
Азнакайда мин төгәл дүрт ел башлык булып эшлим. Иң мөһиме - азнакайлылар белән бер-беребезне аңлашып эшлибез. Шунсын әйтергә кирәк, җирлегебездә барлык эшләр дә халык мәнфәгате өчен башкарыла. Ирешелгәннәр дә, әле кул җитми калганнары да - барсы да Азнакай халкының күз алдында. Эшчәнлегебезгә төп бәяне дә халык үзе бирә.
- Азнакайлылар елның-елында мул уңыш үстерәләр. Мәгълүм булганча, районда элеватор төзеләчәк. Ул киләсе ел уңышын кабул итәргә әзер булырмы икән?
- Авыл хуҗалыгы элек-электән иң мөһим тармакларның берсе булды. Соңгы елларда Азнакаебызга кабат икмәк даны кайтты. Иң күп сөрүлек җирләр һәм иң күп икмәк тә Азнакайда. Без игеннәрнең тулаем җыемы һәм иген уңышы буенча да республикада алдынгылар рәтендә барабыз. Әмма үзебезнең икмәк җыю урыны юк. Ютазы, Бөгелмә элеваторына тапшырып килдек. Үз элеваторыбызны булдыру игенчеләребез, ветераннарыбызның күптәнге хыялы ул. Әлеге уңайдан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорадык. Ул безгә уңай җавап бирде. Нефтьчеләребез дә әлеге тәкъдимне хуплап каршы алдылар һәм ныклы ярдәм кулы суздылар. Әлегә проект эшләре бара. Бөтен уңай шартларны да исәпкә алып, аны Кәкре Елга авылы янына урнаштырырга булдык. Киләсе елда нефть бәяләренең төшмәвен, икътисадый яктан уңай шартлар булуын теләп, элеваторыбызны төзеп, яңа уңышны үзебездә кабул итәрбез дигән өметтә торабыз. Элеватор 50 мең тонналап ашлыкка исәпләнгән, төзелеш чыгымнары да 400 млн сумнан артып китә. Игелекле гамәлебез тормышка ашса, үз оныбыз да, комбикормабыз да булачак. Бу инде үз табыннарыбыз түрендә үз басуларыбызда үскән ашлык оныннан сыйфатлы икмәк торачак, кош-корт, терлек асраучыларга да уңайлы шартлар туачак дигән сүз.
- Үз эшен башлап җибәрүчеләр, гомумән, урта һәм кече бизнес, фермер-шәхси хуҗалыклар өчен бездә шартлар җитәрлекме?
- Эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен Азнакай районында барлык уңайлыклар да бар. Районда эшмәкәрләр арасында җитештерү эшчәнлеген арттыру максатында дүрт сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. 2015 елда 400 кешегә эш урыны ачылды. Аларга ярдәм максатыннан, районда эшмәкәрләр берлеге эшләп килә. Эшкуарларыбыз районыбыз икътисадын үстерүдә, район бюджетын тулыландыруда зур роль уйный. Алар федераль, республика һәм район күләмендә төрле ярдәм программаларыннан актив файдаланалар. Быел гына да төрле программалар буенча 54 млн 220 мең сумлык финанс ярдәме алдык. Районыбызда үзебезнең "Шанс" авыл хуҗалыгы кредит-кулланучылар кооперативы уңышлы гына эшли башлады. Аның аша фермер һәм шәхси эшмәкәрләр ташламалы кредитлар алалар. Эшмәкәрлек авыл хуҗалыгына да ныклап үтеп керде. Бүгенге көндә 70 кә якын крестьян-фермер хуҗалыгы 19 мең гектардан артык чәчүлек мәйданда авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерә. Шәхси хуҗалыкларда мал асрауны арттыру максатында 4-5 баш сыеры булганнарга бушлай савым аппаратлары бирелә. 422 гаилә шундый бүләккә ия булды. Без үзебезнең икмәк һәм май заводларын да саклап кала алдык. Азнакайның үзәк базарына килгәндә, биредә йөздән артык шәхси эшмәкәр үз эшен башкара. Үз җирлегебездә җитештерелгән азык-төлекне сату өчен атна саен диярлек ярминкәләр эшләп тора. Әмма әле эшмәкәрлек өлкәсендә эшне тагын да активлаштырырга, өстәмә эш урыннары булдырырга кирәк. Районыбызда эшмәкәрлек өчен җирлек киң. Сәүдәгәрлеккә генә түгел, җитештерү өлкәсенә, инвесторлар җәлеп итүгә, продукция җитештерүче яңа объектлар булдыруга игътибарны арттыру зарур.
-Районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсе ел дәвамында игътибар үзәгеннән төшми. Сез үзегез дә стационарда да, поликлиникада, фельдшер-акушерлык пунктларында еш буласыз, халык фикерен ишетеп торасыз. Медицина өлкәсендә нинди проблемалар бар дип саныйсыз һәм киләсе елда нинди үзгәрешләр көтелә?
-Халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча район төп күрсәткечләр буенча республикада яхшылар рәтендә булса да, әле хәл итәсе проблемалар күп. Шуларның берсе - кешеләргә үз сәламәтлекләренә карашны тамырдан үзгәрттерүдә профилактик эшчәнлекне активлаштыру. Диспансеризациянең иң беренче чиратта үзенә кирәклеген һәркем аңларга тиеш. Сихәтлекнең төп байлык булуын балаларыбызга кечкенәдән төшендерү дә мөһим. Бу гаиләнең, укытучы-тәрбиячеләрнең, медицина хезмәткәрләренең, гомумән, барыбызның да уртак бурычы. Бездә табиблар кытлыгы да юк түгел. Бүгенге көндә районга реаниматолог, инфекционист, невролог, психиатр, фтизиатр, хирург, стоматолог һәм башка белгечләр кирәк. Сүз дә юк, табиб хезмәте иң беренче чиратта пациенты күңеленә юл таба белүне таләп итә, шуңа да аларны шәфкать ияләре дип атыйбыз. Бу исемне эшең белән аклый белү кешелеклелек, сабырлык таләп итә. Безнең табибларны нәкъ шундый итеп күрәсе килә дә.
Ә инде үтеп баручы елда башкарылган эшләргә килгәндә, быел районыбызда 3 фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Мондый ФАПларны нефтемашлылар Кырым өчен дә 20не төзеде, алар хәзер республикабызның һәр районында бар, Россиянең башка төбәкләренә һәм хәтта чит илләргә дә җибәрелә. Азнакаебыз өчен зур горурлык.
Быел балалар поликлиникасына капиталь ремонт үткәрдек. Шулай итеп биредә сабыйларыбызны савыктыру өчен барлык уңайлыклар тудырылды. Бу эшләргә 15 миллион сумнан артык акча тотылды. Бу уңайдан республика җитәкчелегенә, нефтьчеләргә, районның оешма-предприятиеләр коллективларына да бик рәхмәтлебез.
Әлбәттә, медицина учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү, биналарга ремонт, төзекләндерү эшләре, өлкәне камилләштерү алдагы елда да дәвам итәчәк.
- Узып баручы елда Сезнең өчен иң куанычлы вакыйга?
- Инде әйткәнемчә, быел куанычлы вакыйгалар күп булды, аларның һәрберсе минем өчен кадерле. Мөгаен, шулар арасында яңа спорт комплексын һәм балалар бакчасын ачарга районыбызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килүен билгеләп үтәргә кирәктер. Бу Азнакай өчен зур дәрәҗә. Азнакайлылар эшчәнлегенә республика башлыгы тарафыннан зур бәя бирелде. Шулай ук быел Җиңүнең 70 еллыгын каршыладык. Бу иң олуг бәйрәмнәрнең берсе. Шәһәребездә Җиңү паркын ачтык, мемориаль комплексны ремонтладык, һәр җирлектән сугышка киткән якташларыбызның исемнәрен барлап мәңгеләштердек. Район тарихы буенча китаплар нәшер ителде. Әле менә югалган авылларны барлап, алар турында китап чыгарга тиеш. Һәм башка шундый изге һәм кирәкле эшләр башкарыла.
- Киләсе елда районның, Актүбә бистәсенең һәм нефтьчеләрнең юбилей еллары. Бу уңайдан нинди чаралар планлаштырыла?
- Әйе, районыбызга - 85, Актүбә бистәсенә һәм "Азнакайнефть" идарәсенә 60 ел тула. Без бу эшләрне инде алып бара башладык. Һәр өлкәдә нефтьчеләрнең ярдәмен тоябыз. Районыбызда бик күп республика программалары тормышка ашырыла, алар нәтиҗәсендә Азнакаебыз тагын да зурайды, матурланды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, "Татнефть" җәмгыяте җитәкчесе Наил Мәгановка зур рәхмәтлебез. Киләсе елга планнарыбыз зурдан. Элеватор турында әйтеп үттем инде. Мәдәни үзәк, "Чатыр-тау Арена" комплексы - алар да бәйрәм уңаеннан төзелде. Төп бәйрәм үзәк стадионда үтәчәк, анда эш алып барыла. Биредә ясалма япмалы футбол кыры, заманча йөгерү юлы булачак, утыргычлар алыштырылачак. Әлеге максатларга "Татнефть" тарафыннан 45 млн сум акча бүлеп бирелде. Шулай ук Нефтьчеләр урамы реконструкцияләнәчәк. Җиңү паркы белән мәчет арасындагы территорияне, елга буйларын халык өчен ял урыны итеп матурлап бетерәсе бар. Сөембикәне җәяүлеләр урамы итәргә планлаштырабыз. Шулай ук Ишкәев исемендәге паркта, Актүбә бистәсендәге Җиңү мәйданында ремонт эшләре каралган. Яңа йортлар төзелеше дәвам итәчәк. Шәһәр эчендәге җылылык торбаларын җир астына төшереп бетерергә кирәк. Балалар бакчасы төзергә дә уйлыйбыз. 7 нче мәктәпне ремонтлыйсы килә, ул яше буенча республика программасына керми. Сабантуй мәйданын матурлатасы бар. Тымытык күпере буенча проект эшләнеп бетте, аның өчен 500 млн сум акча кирәк. Ул Башкортстан Республикасы белән иллегә-илле схемасы буенча башкарылачак. Проектта каралган эшләрнең барысы да финанска бәйле. Нефть бәясе төшмәсен, илдәге һәм дөньядагы вәзгыять яхшырсын дип теләргә кала.
- Марсель Зөфәрович, үз-үзегезне тотышыгызда һәм җитәкчелек иткәндә күзгә ташланып торган сыйфатларның берсе - һәркем белән ачылып сөйләшүегез, хәтта иң җитди киңәшмәләрдә дә шаярта белүегез. Шаярта белү район белән идарә иткәндә булышамы?
-Кеше шаярта белә икән, шаяруны аңлый икән, ул кыенлыкларны җиңелрәк кичерә диләр. Миңа калса, кемгәдер тәнкыйтьне өстәл сугып җиткергәнче, җиңелрәк итеп, шаяру катыш әйтсәң, үтемлерәк тә була кебек. Гомумән, кешеләрне тоташ стресста тоту дөрес түгел, бу минем принципларга туры килми. Елмаю кирәк. Ул кешенең кәефен күтәрә, аны шат күңелле итә, уңай эмоцияләр бирә. Шулай да тормышта төрле чаклар була, әмма кешеләрнең йөзендә елмаю чаткыларын күрү ошый миңа. Кәеф яхшы булу коллективны берләштерә бит ул.
Сәгатьтән артык барган иркен аралашу вакытында күтәрелгән мәсьәләләрнең күбесе социаль өлкә, төзелеш, икътисад, авыл хуҗалыгы үсешенә бәйле булса да, очрашуның темасы моның белән генә чикләнмәде. Район башлыгы яңа эш урыннары булдыру, җирлегебездә спорт, эшмәкәрлек үсеше, яшьләр сәясәте кебек башка мөһим мәсьәләләргә дә кагылды.
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда район башлыгы белән матбугат конференциясе узды