Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда район аучылары белән киңәшмә узды

Районыбызда бүгенге көндә 700гә якын аучы бар. Котыру авыруы баш калкыткан бу чорда аларга зур җаваплылык йөкләнә. Ни дисәң дә, бу чирнең төп чыганагы төлкеләр, ә аларны аулап, баш санын киметеп тормасаң, хәлнең тагын да катлаулануы бар. Аучылар белән шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәргән сөйләшүдә сүз...

Районыбызда бүгенге көндә 700гә якын аучы бар. Котыру авыруы баш калкыткан бу чорда аларга зур җаваплылык йөкләнә. Ни дисәң дә, бу чирнең төп чыганагы төлкеләр, ә аларны аулап, баш санын киметеп тормасаң, хәлнең тагын да катлаулануы бар.

Аучылар белән шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәргән сөйләшүдә сүз нигездә әнә шул хакта барды. Ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Валентина Саттарова, Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Линера Габделхакова котыру авыруы буенча районда бүгенге хәл торышы, профилактик чаралар белән таныштырдылар, аучыларга медицина күзлегеннән чыгып киңәшләр дә бирелде.

Аучылар төлкеләр белән турыдан-туры "эш" йөрткәнлектән, аларга өч елга бер тапкыр вакцинация ясату кирәклеге әйтелде. Вакцинацияне үзәк поликлиниканың прививкалар ясату бүлмәсендә алырга була. Әлбәттә инде, аучыларга атылган төлкеләр гәүдәләре белән сак булырга, чирдән саклану таләпләре хакында да тәфсилләп аңлатылды.

Район эчке эшләр бүлеге вәкиле Илнур Сәрвәров ату коралларын саклау кагыйдәләре белән таныштырды, аучыларга куелган таләпләр үтәлмәгәндә җаваплылыкка тарту турында да исләренә төшерде.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда район аучылары белән киңәшмә узды