Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда производство травмалары кимегән

Таеп егылдым. Аңыма килдем - гипс! Танылган комедиядәге әлеге сүзләрне без бәлага тарыганда еш кабатлыйбыз. Ә бит чынлыкта күпме кеше таеп егылу аркасында кул-аягын сындыра. Мондый бәхетсезлек очраклары көнкүрештә генә түгел, производствода да күзәтелә. Хезмәтне саклау буенча район координацион советының чираттагы утырышында сүз эш урыннарында травмаларны булдырмау хакында барды. Район...

Таеп егылдым. Аңыма килдем - гипс! Танылган комедиядәге әлеге сүзләрне без бәлага тарыганда еш кабатлыйбыз. Ә бит чынлыкта күпме кеше таеп егылу аркасында кул-аягын сындыра. Мондый бәхетсезлек очраклары көнкүрештә генә түгел, производствода да күзәтелә. Хезмәтне саклау буенча район координацион советының чираттагы утырышында сүз эш урыннарында травмаларны булдырмау хакында барды. Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Рамил Гатиятуллин агымдагы елның 10 ае буенча мәгълумат бирде. Алдагы елларга караганда районда производства травмалары кимегән. Быел әлегә бары 1 очрак теркәлгән һәм ул нәкъ менә шул аяк таеп егылу аркасында. Комиссия рәисе Наҗәт Нәгыймов эшкә кабул иткәндә һәр хезмәткәр белән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелергә тиешлеген ассызыклады.

Утырышта шулай ук оештыру мәсьәләсе дә каралды. Комиссия рәисе итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сайланды.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/693317.htm сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда производство травмалары кимегән