Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда праймериз үтте

Шәһәребезнең Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 419нчы санау участогы "Бердәм Россия" партиясе үткәргән праймеризда катнашучыларга иртәнге сигез сәгатьтә ишекләрен ачты. Надежда Махонина җитәкчелегендә 5 кешедән торган комиссия үзенең эшен башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән булып алдан тавыш бирергә килгән 64 яшьлек Сарина Миргалиева ишектән үк бисмилласын укып килеп керде. -Бүген Бәраәт көне,...

Шәһәребезнең Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 419нчы санау участогы "Бердәм Россия" партиясе үткәргән праймеризда катнашучыларга иртәнге сигез сәгатьтә ишекләрен ачты. Надежда Махонина җитәкчелегендә 5 кешедән торган комиссия үзенең эшен башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән булып алдан тавыш бирергә килгән 64 яшьлек Сарина Миргалиева ишектән үк бисмилласын укып килеп керде. -Бүген Бәраәт көне, теләк-догалар кабул була торган иң изге көннәрнең берсе, - диде ул. - Без депутатлыкка сайлаячак кандидатлар сайлауларда да үтеп, аларга булган ышанычыбызны аклап, ил-көннәрне имин, бәрәкәтле итү өчен тырышсыннар. Мин үзем шул теләкләрне әйтеп тавыш бирәм. Ходай дөньяны тыныч тотсын, сугышларны күререгә салмасын. Әле бу килештән бик рәхәт, муллыкта яшибез, Аллага шөкер. Киләчәктә балаларыбыз, оныкларга тагын да рәхәтрәк булсын, матур яшәргә язсын! Аның аягы җиңел булдымы, ишектән халык бер-бер артлы агыла торды. Сабыйларын җитәкләп килгән яшь-җилкенчәк тә күп күренә. Әйе, халык актив бездә, йоклап ята трган чак та түгел шул: тавыш биргән бере я авылдагы якыннары янына, яки бакчасына ашыга. -Иртәнге 9 сәгать 45 минутка 187 кеше тавыш биреп өлгерде, - ди комиссия рәисе Надеда Махонина. - Комиссия әгъзалары үз эшләрен яхшы белә, тиз башкаралар, чират көтеп торасы юк. МЧС, полиция хезмәткәрләре дә үз постларында. Бусаганы үтүгә үк куелган стендтагы мәгълүматлардан кандидатлыкка кандидатлар белән танышырга була. Анда күз салып, белешмә алучылар да бар. Көндезге 13.00 сәгатькә сайлау участокларында 4300 кеше тавыш биреп өлгерде. 12 участокта да халыкның актив булуын әйтәләр. Шунсын әйтергә кирәк, праймеризда бернинди партиядә тормаган азнакайлылар да бик теләп тавыш бирә. 419нчы участокта тавыш бирергә килгән 49 яшьлек Алмаз Галимов белән әңгәмә корып алабыз. Ул "РемСервисТранспорт" предприятиесендә эретеп ябыштыручы булып эшли. -Бернинди партиядә тормасам да, "Бердәм Россия" партиясе эшчәнлеге белән үзен шактыйдан танытып килгәч, күңелемә ул якынрак. Бүген тавышымны эшче халыкның мәнфәгатен кайгыртуны максаты итеп куйган кандидатка бирергә дип килдем. Илнең киләчәге үзебезнең кулда, шулай булгач, минем тавыш та мөһим дип уйлыйм. Без эшләгән предприятиеләр ябылмасын, финанс хәлләре тагын да яхшырсын, балаларыбызның киләчәге якты булсын, теләк шул инде. Халыкның күбесе тавыш бирүне көн ахырына калдырмыйча, иртәнге якта, көндез башкарып калырга ашыкты. -Кичке 6.00 сәгатькә 419нчы участокта 667 азнакайлы - "Бердәм Россия" партиясендә тору-тормавына карамастан, тавыш бирергә килде, - ди комиссия рәисе Надежда Махонина. - Шунсын әйтәсе килә: тавыш бирергә килгән күпләр аны кайсы кандидат өчен бирәсен алдан ук билгеләп куйган. Димәк, кандидатлыкка кандидатлар белән очрашуларда булганнар, дебатларны массакүләм мәгълүмат чараларыннан тыңлап, укып, күзәтеп барганннар. Кабинадан чыгып, тартмага бюллетень салган Виталий Андрияновың йөзендә канәгатьлек чаткылары. -Гражданлык бурычымны да, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы буларак бурычымны да үтәдем, - ди ул. - Үзем сайлаган кандидатның сентябрьдә узачак сайлауларга депутатлыкка кандидат булып үтүен бик телим, чөнки ышанычлы кеше, лидер, үз фикере бар. 79 яшьлек хезмәт ветераны гомерен нефть тармагында үткәргән. 20 ел цех җитәкләгән. Республика үсешенә үз өлешен керткән нефтьче җөмһүриятебезнең тагын да чәчәк атуын, иминлек, муллыкта яшәвен тели. Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда праймериз үттеү