Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда педагогларның һөнәри үсеш инновацион моделенә багышланган республика семинара узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

10 мартта Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында «Педагогларның һөнәри үсеш инновацион моделе» дигән темага мәгариф идарәсе җитәкчеләренең укыту-методик эшләре буенча урынбасарлары өчен республика семинары узды. Ул фәнни-методик материаллар күргәзмәсеннән башланып китте. Семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләде. Ул районда мәгариф тармагына зур игътибар бирелүен, педагоглар алдына...

10 мартта Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында «Педагогларның һөнәри үсеш инновацион моделе» дигән темага мәгариф идарәсе җитәкчеләренең укыту-методик эшләре буенча урынбасарлары өчен республика семинары узды.

Ул фәнни-методик материаллар күргәзмәсеннән башланып китте.

Семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләде. Ул районда мәгариф тармагына зур игътибар бирелүен, педагоглар алдына белем бирүнең сыйфатын тагын да яхшырту бурычы куелуын билгеләп үтте.

Укытучының һөнәри үсеше буенча мәгариф сәясәте турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы, педагогия фәннәре кандидаты Тамара Федорова чыгыш ясады.

Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова районда мәгарифне үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен яктыртты.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары - мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе Лилия Әхмәдишина Азнакай районында педагогик кадрларның һөнәри үсеш юнәлешләре һәм юллары белән таныштырды.

Аннан соң семинарда катнашучылар төркемнәргә бүленеп эшләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев