Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Парклар маршы” халыкара табигатьне саклау акциясе старт ала

Һәр елны март аенда старт алган "Парклар маршы" халыкара табигатьне саклау акциясе быел 28 мартта башлана. Ул "Табигатьтә һәр җан иясе мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк" шигаре астында үтә. 2016 ел - сулыкларны саклау елы буларак, аларга аеруча әһәмият бирү максат итеп куела. Акция кысаларында дәүләт табигатьне саклау заказнигы белгечләре "Түгәрәк...

Һәр елны март аенда старт алган "Парклар маршы" халыкара табигатьне саклау акциясе быел 28 мартта башлана. Ул "Табигатьтә һәр җан иясе мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк" шигаре астында үтә. 2016 ел - сулыкларны саклау елы буларак, аларга аеруча әһәмият бирү максат итеп куела. Акция кысаларында дәүләт табигатьне саклау заказнигы белгечләре "Түгәрәк өстәл"ләр, экскурсияләр, тематик әңгәмәләр, бәйгеләр, күргәзмәләр, балалар өчен экологик юнәлештәге чаралар оештыруны күздә тота. Урман хуҗалыгы министрлыгы балалар һәм мәктәп укучылары арасында табигатьне саклауга багышланган шигырьләр, әкиятләр, әдәби иншалар, үзләре яшәгән төбәк үсемлекләре һәм җанварларына багышланган рәсем, сулыкларда яшәүче җанварлар һәм андагы үсемлекләр чагылдырылган фотосурәтләр конкурслары игълан итә.

Иҗади эшләр 30 апрельгә кадәр Николаев урамы, 8 б адресы буенча кабул ителә. Белешмәләрне 7-87-58 телефоны аша алырга мөмкин.

Табигатькә сакчыл карашны, мәхәббәтне балаларыбызга сабый чактан сеңдерсәк, тир-як мохитебез ямьле дә, чиста да, сәламәт тә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Парклар маршы” халыкара табигатьне саклау акциясе старт ала