Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Парклар һәм скверлар елына багышланган фестиваль узды

Республика башлыгының 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе яшәгән җиребезне тагын да гүзәллеккә күмәргә, гөлбакчага әверелдерергә булышты. Бүген инде Азнакайда кайда ял итим икән дип бер кеше дә кайгырмый торгандыр. Шәһәр үзәгендә - Ишкәев исемендәге, Тукай микрорайонында - Тарсус, көнчыгыш микрорайонда Яшьләр паркы, Геройлар аллеясы, Җиңү паркы...

Республика башлыгының 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе яшәгән җиребезне тагын да гүзәллеккә күмәргә, гөлбакчага әверелдерергә булышты. Бүген инде Азнакайда кайда ял итим икән дип бер кеше дә кайгырмый торгандыр. Шәһәр үзәгендә - Ишкәев исемендәге, Тукай микрорайонында - Тарсус, көнчыгыш микрорайонда Яшьләр паркы, Геройлар аллеясы, Җиңү паркы - халыкның яраткан ял урыннары.
Узган атнада шәһәр парклары гөрләп торды: биредә Парклар һәм скверлар елына багышланган фестивальләр үтте.
Яшьләр бакчасында узган чара үзенә халыкны аеруча күп җыйды: сабыйлар, әби-бабайлар, ата-аналар... бер генә кеше дә шәһәр бәйрәменнән читтә калмаган!
Биредә китаплар алышу акциясе дә оештырылды. Азнакайлылар бик теләп бер-берсе белән китап-журналларын алышты.
ТАССР оешуның 95 еллыгы уңаеннан Яшьләр үзәге "Туган як табигате" фоторәсемнәр бәйгесе игълан иткән иде. Конкурста 14 кеше катнашып, жюри тарафыннан 70кә якын эш тикшерелгән. Туган як табигатенең барлык гүзәллеген фоторәсемнәр аша күрсәткән Рамил Фәттахов, Нәфис Әхмәтов, Рөстәм Сәитов, Анастасия Гомәрова, Лилия Сәитовага бүләкләр тапшырылды.
- Үзебез туган ягыбыз табигатенең "эчендә кайнасак" та, аның барлык матурлыгын күреп бетермибез икән! Җәйрәп яткан басу-кырлар, елга-күлләр, чәчәккә күмелгән шәһәр урамнары - барсы да гаҗәеп матур! Кулыма фотоаппарат алып, тирә-якта булган матурлыкны мәңгеләштерәсем килеп китте, - ди фоторәсемнәр белән танышып йөрүче Зөфәр абый Вәлиев.
Яшьләр паркын яңа гаилә коручылар да үз итә. Әлбәттә, бүгенге чара да алардан башка узмады. Яңа өйләнешкән Регина һәм Данис Абдуллиннар, Ләйсән һәм Вадим Харитоновлар үзләренең сөю-сөелүләрен бәхет агачына "йозаклап", гомерлек итеп ныгытып куйдылар.
Билгеле булганча, ир-ат йорт төзергә, ул үстерергә һәм агач утыртырга тиеш. Әлеге ике пар бу шартларның берсен инде үтәде дә.
Яшь парлар, көрәкләр белән "коралланып", изге теләкләрен теләп, мәхәббәт аллеясына агачлар утыртты. Уңдырышлы туфракта ныклап тамыр җәйсен дә, яшьләрнең гаилә ныклыгын теләп шаулап үссен генә!
Соңыннан паркка яшь азнакайлылар - сабыйлар "хуҗа" булды: көн буена уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачты алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Парклар һәм скверлар елына багышланган фестиваль узды