Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Олы Чишмә яңа сулыш алды

Мин инде өлкән яшьтә, әле күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеемны район һәм авыл җитәкчелеге зурлап билгеләп үтте, бик олы кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Районыбыз җитәкчесе Марсель Шәйдуллин иңемә зур мамык шәл япкач, аркам гына түгел, күңелем тагы да җылынып китте. Безгә, өлкәннәргә, игътибар соңгы елларда аеруча артты шул. Авылыбызда яшәүче Бөек...

Мин инде өлкән яшьтә, әле күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеемны район һәм авыл җитәкчелеге зурлап билгеләп үтте, бик олы кадер-хөрмәт күрсәттеләр.

Районыбыз җитәкчесе Марсель Шәйдуллин иңемә зур мамык шәл япкач, аркам гына түгел, күңелем тагы да җылынып китте.

Безгә, өлкәннәргә, игътибар соңгы елларда аеруча артты шул. Авылыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына булган ярдәмнәре өчен бик рәхмәтлебез. Барыбызны да фатирлы, я йортлы иттеләр. Өйләребезгә газы, суы кергән. Узган ел урамга су торбасы сузганда аны инвалидлар, ветераннар яшәгән ихаталарга ук китереп җиткереп, безне бик сөендерделәр.

Бүгенге көндә юлларны ремонтлау, зиратларны әйләндереп алу эшләре бара. Чишмәләрнең авылда үз тарихы бар. Халык әле дә суын эчеп рәхәт чиккән Олы Чишмә бәреп чыккан «Кызлар Тавы» бигрәк тә изге урын. Авылга да нигез менә шушында салына. Чишмәне авыл биләмәсе җитәкчелеге чиста, тәртиптә тотуны күз уңыннан ычкындырмый.

Сәпәйнең үзендә мәктәп булу балалар, аларның әти-әниләре өчен тагы бер куаныч. Күп балалы гаиләләргә үз нигезләрен булдырырга җир кишәрлекләре бирүләрен ишетеп сөендек. Клубның су үткән түбәсен алыштыруда да ярдәм итәрбез дигән район башлыгы. Чирләсәк, медпункт бар, өйгә дә йөгереп килеп җитәләр.

Почта, кибет ишесе эшләп торгач, авыл кешесе дә оҗмахта кебек яши. Без, өлкән буын, бу тормыштан бигрәк тә канәгать, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп, шөкерана кылырга гына кирәк.

Хөршидә Дәүләтшина, Бөек Ватан сугышы ветераны

Фотода: Олы Чишмә яңа сулыш алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Олы Чишмә яңа сулыш алды