Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда олы бәйрәм

Август ахырында Азнакайда шәһәребезнең 25 еллык юбилей тантанасын, Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен берләштергән олы бәйрәмне билгеләп үттек. Әлеге мәртәбәле вакыйгалар уңаеннан бәйрәм чаралары шактый күп оештырылды. Шулай итеп, бу көнне олысы-кечесе, шәһәрдәшләребез һәм аның кунаклары рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Юбилейны үткәрүгә әзерлек күптәннән һәм нигезле...

Август ахырында Азнакайда шәһәребезнең 25 еллык юбилей тантанасын, Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен берләштергән олы бәйрәмне билгеләп үттек.
Әлеге мәртәбәле вакыйгалар уңаеннан бәйрәм чаралары шактый күп оештырылды. Шулай итеп, бу көнне олысы-кечесе, шәһәрдәшләребез һәм аның кунаклары рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Юбилейны үткәрүгә әзерлек күптәннән һәм нигезле алып барылды, һәм тырышлык бушка китмәде: бәйрәм истә калырлык булды.
Бәйрәмне районыбыз үзешчәннәре оештырган театральләшкән күренеш дәвам итте. Әлеге тамашада тарихи мизгелләр, районыбыздагы төрле милләт вәкилләре дуслыгы, көнкүрешебез чагылды.
Халык Татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Хәния Фәрхи чыгышларын карап, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.
«Юбилейный» стадионында бәйрәм кайтавазы кичке сәгать тугызда атылган фейерверктан соң да дәвам итте. Һавага юл алган төсле утларның һәрберсе "Ур-ра!" кычкырган авазларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда олы бәйрәм