Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновны искә алдылар

Бүген Азнакайда Республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган легендар шәхес Әнвәр Баһаветдиновны искә алдылар. Аңа бүген - 27 ноябрьдә, 90 яшь тулган булыр иде. Аның якты истәлегенә багышланган чараларда әлеге күренекле зат белән эшләгән төрле шәһәр һәм район үзәкләреннән мәртәбәле кунаклар да катнашты. Чаралар "Чатыр тау арена" универсаль спорт...

Бүген Азнакайда Республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган легендар шәхес Әнвәр Баһаветдиновны искә алдылар. Аңа бүген - 27 ноябрьдә, 90 яшь тулган булыр иде. Аның якты истәлегенә багышланган чараларда әлеге күренекле зат белән эшләгән төрле шәһәр һәм район үзәкләреннән мәртәбәле кунаклар да катнашты. Чаралар "Чатыр тау арена" универсаль спорт комплексында яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры белән башланып китте. Турнирны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Ул Әнвәр Баһаветдиновка багышланган бу турнирның беренчесе булуын һәм аның киләчәктә дә ел саен уздырылачагын әйтеп үтте. Анда катнашкан Ә. Баһаветдиновның тормыш иптәше Наилә ханым ярышны оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде. Турнирда Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Актаныш, Чирмешән районнарыннан алты команда катнашты,117 көрәшче көч сынашты.

Чараларның икенчесе - шәһәребезнең легендар шәхесебез исемен йөрткән Бахаветдинов урамында, үзе яшәгән йортта аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылу.

Аннан соң Әнвәр Бәдретдиновичны искә алу район һәм шәһәр Мәдәният йортында дәвам итте. Халыклар Дуслыгы , Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы башка бүләкләр иясе Әнвәр Баһаветдинов Азнакай районында КПССның Азнакай райкомы секретаре булып эшли. Унсигез ел эшләү дәверендә районыбыз үсә, ныгый, чәчәк ата. Шуңа да районыбызның өлкән буын вәкилләре аны бары тик яхшы яктан гына искә алдылар. Алар һәрбер тармакта югары үрләр яулап, беренчеләр сафына басулары, фатирлар алулары, тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруы, дәртләнеп, куанып яшәүләре турында сагынып сөйләделәр.

Очрашуда Ә. Баһаветдиновның тормыш иптәше Наилә Төхбәтовна, кызы Фәридә ,оныклары да катнашты. Наилә ханым, ире җитәкчелек иткән чорда районыбызның үсешен генә түгел, кулга-кул тотынышып эшләгән хезмәттәшләрен дә исеме, фамилиясе белән бик яхшы хәтерли әле. Ул алар турында да якты истәлекләре белән уртаклашты, шушы истәлекле, матур чараны оештыручыларга, бигрәк тә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, аның командасына олы рәхмәтен белдерде. "Кеше беркайчан да үлми. Ул бары тик үзен искә алмый башлагач кына "югала", - диде Ниһат Мозаффаров. Әнвәр Баһаветдинов та матур, якты эшләре белән безнең күңеләрдә мәңге яши.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновны искә алдылар