Азнакайда Җәнлекләрне яклау көне узды (ФОТО)
Мәдәни үзәкнең иҗат коллективы Азнакай шәһәре гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары белән Җәнлекләрне яклау көненә багышланган «Безнең кечкенә кардәшләребез» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде.
Балалар белән бергә кайгыртуга, назга мохтаҗ булган дүрт аяклы дусларыбызны искә төшердек. Шулай ук аларның гадәтләре турында бик күп яңалыклар белдек.
Балалар бик шатланып уеннарда катнаштылар, яраткан хайваннарын рәсемгә төшерделәр, сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында флешмоб биеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев