Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Нива” машинасы 10 яшьлек малайны бәрдерә

Узган атнада район җирлегендә җиде җинаять кылынган, аларның алтысы "кайнар эз"дән ачылган. 17 июль көнне Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Азнакайда яшәүче берәү "Шевроле-Нива" машинасын куып алып китүләре турында хәбәр итә. Соңыннан әлеге автомобиль шәһәр зираты кырыннан табыла. Оператив-эзләү вакытында каракларның балигъ булмаган өч бала икәнлеге ачыклана. Тикшерү барышында аларның...

Узган атнада район җирлегендә җиде җинаять кылынган, аларның алтысы "кайнар эз"дән ачылган. 17 июль көнне Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Азнакайда яшәүче берәү "Шевроле-Нива" машинасын куып алып китүләре турында хәбәр итә.

Соңыннан әлеге автомобиль шәһәр зираты кырыннан табыла. Оператив-эзләү вакытында каракларның балигъ булмаган өч бала икәнлеге ачыклана. Тикшерү барышында аларның "ВАЗ-2104" автомобилен урлауда катнашканлыгы да ачыклана.


Чит кеше милкенә кызыгучыларның саны кимеми. Кибет, лареклардан әйбер урлау фактлары бар.
17 июль көнне билгеле булмаган ике кеше, Чемодур авылындагы бер өйгә кереп, 2 DVD-плеер урлый. Фатир хуҗасы аларның берсен күреп кала һәм фотолардан таный. Хокук бозучылар шул рәвешле ачыклана.


Юллардагы вәзгыять тә тыныч түгел. Узган атнада 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда бер кеше каза күргән. 16 июль көнне Нефтьчеләр-Ленин урамы чатында "Нива" машинасын йөртүче 2004 елгы малайны бәрдерә. Нәтиҗәдә ул төрле тән җәрәхәтләре ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Нива” машинасы 10 яшьлек малайны бәрдерә