Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда әниләрне хөрмәтләделәр

Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Бу фани дөньяда ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган бу бәйрәм районыбызда ел да...

Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Бу фани дөньяда ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен.


Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган бу бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла.


Быел да район һәм шәһәр Мәдәният йортында үткән тантанада әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде. Бәйрәм чарасын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин залда утыручы барлык аналарга да изге теләкләрен җиткерде, шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне тантанага аның әнисе Сәвия Габдрахман кызы да чакырулы иде. Сәвия апа биш балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына аяк бастырган. Ул гомеренең өч дистә елдан артык вакытын балалар тәрбияләүгә багышлаган кече күңелле, сабыйлар йөрәген аңлый белгән мөгаллимә.


Тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр... Әни булу бер дә җиңел түгел. Ә инде күп балалы әниләрнең кыюлыгына, түземлегенә, мәрхәмәтлелегенә сокланырга гына була. Чара барышында Балтач авылында яшәүче шундый олы йөрәкле, изге күңелле Татьяна Хәбибуллинага да "Ана даны" медале тапшырылды. Татьяна һәм Рәфис Хәбибуллиннар гаиләсендә биш бала үсә. Бүгенге көндә алар туганнарының ятим калган малаен да тәрбияли.


- Кыенлыклар, мәшәкать-ләр күп, әлбәттә. Әмма шул ук вакытта күп балалы әни булу бик күңелле дә. Фани дөньяга биш бала бүләк итеп, аларга үрнәк тәрбия бирә алуыбызга шатланып туя алмыйбыз. Балалар - безнең киләчәгебез, - ди Татьяна Хәбибуллина.


Гомерләрен авылда иң авыр, җаваплы тармакларда хезмәт куеп үткәргән, өчәр-дүртәр, аннан да күбрәк бала үстергән олы яшьтәге аналар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, медицина белгечләре, агымдагы елда районда игезәк сабыйлар туган гаиләләр, хезмәтләре белән абруйлы гүзәл затларыбыз - берсе генә дә бүләкләнүдән, игътибардан читтә калмады.
Бала кайгысыннан да ачы, мәңгелек хәсрәт бармы икән дөньяда? Юктыр. Һәркөн менә кайтыр, менә кайтыр дип газизләрен көтеп уздырган сагышлы көннәр... Улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әниләр хөрмәтләнгәндә зал аеруча дулкынлану кичерде.


…Әниләргә күпме генә рәхмәт сүзләрен җиткерсәң дә аз буладыр, шуның өчен ана хакын зурлап, аларны һәрвакыт хөрмәт итеп яшик!

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда әниләрне хөрмәтләделәр