Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Әниләр көнен зурлап билгеләп үттеләр (ФОТО+ВИДЕО)

Бәйрәм быел аеруча истәлекле булды.

Шәһәребезнең йөзек кашына әверелеп килүче, проекты Бөтенроссия конкурсында җиңеп грант яулаган Сөембикә урамында Ана һәйкәлен ачу тантанасы белән башланып китте ул. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Әниләрнең бөеклек символы булган һәйкәлне тантанда катнашучы әниләр белән бергә ачып: "Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Аларга озын гомер, имин көннәр, балаларының куанычларын гына күреп яшәүләрен телим. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур, үзегез һәрчак бәхетле булыгыз, кадерле Әниләр!"– диде ул.

Тантанада скульптураның авторы Рәсим Шәрифуллин да катнашты. Бәйрәм район-шәһәр Мәдәният йортында дәвам итте. Аналарга мәдхия булган бу кичәдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Ләйсән Ваһапова яшь гаиләләргә ана сертификатлары да тапшырдылар.

Язманы тулаем “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев