Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда наркотик матдәле кыргый үлән үскән 5 участок ачыкланган

Һәр елны җәйге чорда илкүләм "Мәк" операциясе игълан ителеп, наркотик матдәле үсемлекләр участоклары ачыклана, алар юк ителә. Бер үк вакытта республикага наркотиклар кертү каналларын, наркопритоннарны ябу буенча да максатчан эш алып барыла. Комплекслы оператив-профилактик операциянең нәтиҗәләре турында да ишетә торабыз. Татарстанның наркоконтроль идарәсе тарафыннан шушы чорда гына да 10 тонна...

Һәр елны җәйге чорда илкүләм "Мәк" операциясе игълан ителеп, наркотик матдәле үсемлекләр участоклары ачыклана, алар юк ителә.

Бер үк вакытта республикага наркотиклар кертү каналларын, наркопритоннарны ябу буенча да максатчан эш алып барыла. Комплекслы оператив-профилактик операциянең нәтиҗәләре турында да ишетә торабыз. Татарстанның наркоконтроль идарәсе тарафыннан шушы чорда гына да 10 тонна 640 килограмм наркотиклар алынып, юк ителгән, 28 урында наркотик матдәле кыргый үлән участогы ачыкланган. Аларның күпчелеге авыл җирлекләрендә табылган.


Бу нәүбәттән безнең район җирлегендә хәл торышы ничек соң? Әнә шул сорауга ачыклык кертү максатында район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начльнигы Марат Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте:


-Җирлегебездә "Мәк" операциясенең беренче этабы 21 май-31 июль чорында үтте. 11 августтан икенче этабы башланып, ул 31 октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапта алып барылган оператив эшләр вакытында берничә җинаять эше кузгатылды, наркотик матдәле кыргый үсемлекләр участогы ачыкланды.

Шулай 2 июль көнне гражданин Н.да 118 грамм наркотик матдә табылды, ул аны үзенә куллану өчен җыеп алып кайтуын белдерде. Зур күләмдә наркотик матдә саклау факты буенча җинаять эше ачылды. Шул ук айда Мәнәвез авылында М.нан, Азнакай шәһәрендә яшәүче Н.нан 133 һәм 162 грамм наркотик матдәле кыргый үсемлек салынган букчалар алынды. Әлеге фактлар буенча да җинаять эшк кузгатылды.


Операция игълан ителгәннән алып, бүгенге көнгә кадәр наркотик матдәле кыргый үлән үскән 5 участок ачыкланды, аларның гомуми мәйданы 152 квадрат метр тәшкил итә.

Әлеге очракларның барсы да полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачылды. Анонимлык саклануын, мәгълуматлар расланганда бүләкләү дә барлыгын белсәләр дә, халыктан мондый хәбәрләр керми. Ә бит югыйсә, наркотик матдәләр саклаучылар, шундый матдәле кыргый үсемлекләр урыннарын күпләр белеп тора, күреп йөри. Наркомания афәтен бары тик барыбыз бердәм көрәшкәндә генә җиңеп була, шул хакта онытмасак иде. Райондашларның активрак булуын сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда наркотик матдәле кыргый үлән үскән 5 участок ачыкланган