Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мохтаҗ гаиләләргә янгын турында хәбәр бирүче датчиклар куялар. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Мәгълүм булганча, торак йортларда чыккан янгыннарның яртысы кешеләр йоклаган вакытта була. Нәкъ менә шушы вакытта кеше төтен исен сизми. Шуңа күрә дә йортларда янгын турында хәбәр бирүче приборлар (алга таба датчиклар) кую зур әһәмияткә ия. Янгын күзәтчелеге бүлеге, 87 нче һәм 24 нче янгын часте, Актүбә, Чалпы, Җиңү бистәләрендәге аерым...

Мәгълүм булганча, торак йортларда чыккан янгыннарның яртысы кешеләр йоклаган вакытта була. Нәкъ менә шушы вакытта кеше төтен исен сизми. Шуңа күрә дә йортларда янгын турында хәбәр бирүче приборлар (алга таба датчиклар) кую зур әһәмияткә ия.

Янгын күзәтчелеге бүлеге, 87 нче һәм 24 нче янгын часте, Актүбә, Чалпы, Җиңү бистәләрендәге аерым постлар, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, 70 яшьтән өлкәнрәкләр һәм инвалидлар яшәүче гаиләләргә автоном янгын датчиклары куела. Бүгенге көндә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы тарафыннан бирелгән исемлек нигезендә 19 йортның һәрбер бүлмәсенә шундый датчиклар куелып чыкты. Әлеге эш 6 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм чара барышында районның 117 гаиләсенә бушлай 426 датчик куелачак. Профилактик эш вакытында яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмәләр оештырыла, белешмәләр дә таратыла. Янгыннарга каршы бергәләп көрәшик!

Азнакай районы янгын күзәтчелеге мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев