Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мохтаҗ балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәкләр

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин «Урак-2014» кампаниясе барышы белән таныштырудан башлады. Бүгенге көнгә 13 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Район башлыгы алга таба да оешкан төстә эшләп, игеннәрне үзвакытында җыеп алу бурычын куйды. Киңәшмәне дәвам итеп, шәһәр суды рәисе Йосыф...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин «Урак-2014» кампаниясе барышы белән таныштырудан башлады. Бүгенге көнгә 13 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Район башлыгы алга таба да оешкан төстә эшләп, игеннәрне үзвакытында җыеп алу бурычын куйды.


Киңәшмәне дәвам итеп, шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов агымдагы ярты елда суд эшчәнлеге белән таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, хисап чорында судьялар тарафыннан 4806 эш каралган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 44кә күбрәк.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә шәһәр урамнарында чисталык, чүп үләннәрне чабу, юлларны төзекләндерү, мохтаҗларга мәктәп кирәк-яраклары белән ярдәм итүне хәл итү кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мохтаҗ балаларны мәктәп кирәкяраклары белән тәэмин итәчәкләр