Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм үтте

Зилия Хәбибуллина Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Шулай ук изге гамәлләр кылу чоры да. Бер хәдистә болай диелгән: әгәр дә яхшы эш гади айда кылынса, адәм баласы моның өчен бер савап ала, ә инде яхшылык Рамазан аенда эшләнсә, Аллаһ җиде йөзгә кадәр...

Зилия Хәбибуллина

Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Шулай ук изге гамәлләр кылу чоры да.


Бер хәдистә болай диелгән: әгәр дә яхшы эш гади айда кылынса, адәм баласы моның өчен бер савап ала, ә инде яхшылык Рамазан аенда эшләнсә, Аллаһ җиде йөзгә кадәр әҗер бирә. Алдагы язмада сүз барачак кешеләрнең дә изге гамәлләре бүләкләнми калмас...


Актүбә бистәсенең инвалидлар берлеге әгъзасы Ләйлә Кәрамова һәм "Юлдаш" кафесы хуҗасы Илдар Низаметдинов физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Җәйге могҗиза" бәйрәме үткәрделәр.


Сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен сый-нигъмәтләр тулы зур табын әзерләнгән. Ләкин бәйрәм мәҗлес белән генә чикләнеп калмады, кызыклы, барсы да катнаша алырлык уеннар да үткәрелде, һәркем талант-осталыгын күрсәтте. Берәүләр җырлады, икенчеләр шигырь сөйләде, кайберләре тыпыр-тыпыр биеп тә күрсәтте. Кыскасы, моңсуланып утырырга вакыт булмады.


Күңелләрен тагын да күтәреп, сабыйларга бүләкләр дә тараттылар. Бу көнне шатлыктан ничек итеп йөзләре балкуын күрсәгез! Мондый ихлас елмаюларны хәзерге көндә бик сирәк очратып була.


Сихәтлеге аркасында өйдән бик чыга алмаган балаларга иптәшләр табуы бик кыен шул. Ә бүген алар сөйләшеп туймады, уйнап, җырлап-биеп туганлашып та беттеләр, әнә шулай тагын да очрашырга җае чыгып торсын үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм үтте