Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзекләнә

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча Татарстан Президенты программасы 2012 елда старт алган иде. Шул вакыт эчендә республикада бюджет хисабына 622 мәктәп ремонтланган. Безнең районда, "Уңайлы мохит" программасын да кертеп, 17 белем учагы яңа төс алган. Быел соңгылар булып гимназиянең иске бинасы һәм Урманай мәктәбе ремонтлана. Шулай ук республика программасы буенча Актүбә...

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча Татарстан Президенты программасы 2012 елда старт алган иде. Шул вакыт эчендә республикада бюджет хисабына 622 мәктәп ремонтланган. Безнең районда, "Уңайлы мохит" программасын да кертеп, 17 белем учагы яңа төс алган.

Быел соңгылар булып гимназиянең иске бинасы һәм Урманай мәктәбе ремонтлана. Шулай ук республика программасы буенча Актүбә коррекция мәктәбе дә яңа уку елына йөзен үзгәртәчәк.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдән бәхет иң беренче булып 6 нчы "Звездочка" һәм 4 нче "Святлячок" балалар бакчаларына елмайды.

- Аларда да нәкъ мәктәпләрдәге кебек түбә, ишек-тәрәзәләр, җылылык, су, электр челтәрләре алыштырыла, туалет бүлмәләре яңартыла. Эшчеләр графикка сыешалар, капремонт август аена төгәлләнергә тиеш, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.

- Эчке эшләр тәмамланды. Физкультура, музыка заллары тулсынча ремонтланды, хәзер фасадны тышлыйлар. Балалар бакчага йөри. Төзүчеләр эшләрне тиз башкаралар. Бакчабыз эчтән генә түгел, тыштан да танымаслык булды, рәхмәт район, республика җитәкчеләренә, , - ди балалар бакчасы мөдире Римма Усманова.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзекләнә