Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясе узды

Һәр бала тәүге тапкыр мәктәпкә баруны зарыгып көтә. Ә кайберәүләрнең Белем иленә сәяхәте 1 сентябрьгә кадәр үк башлана. Районыбыздагы 120 бала да уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләрне иңнәренә 18 августта ук киде. Мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга булышлык йөзеннән 2007 елдан бирле әнә шулай "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе уздырыла. -Ел саен Азнакай...

Һәр бала тәүге тапкыр мәктәпкә баруны зарыгып көтә. Ә кайберәүләрнең Белем иленә сәяхәте 1 сентябрьгә кадәр үк башлана. Районыбыздагы 120 бала да уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләрне иңнәренә 18 августта ук киде.

Мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга булышлык йөзеннән 2007 елдан бирле әнә шулай "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе уздырыла.

-Ел саен Азнакай районы да бу бу изге эштә катнаша. Муниципаль район башлыгы мөрәҗәгате буенча предприятиеләр, оешмалар "Азнакай" фондына акча күчерәләр һәм шул хисаптан портфельләр, уку кирәк-яраклары сатып алына. Һәр бала белемгә хокуклы һәм мохтаҗларга ярдәм итү - безнең бурычыбыз, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов тантананы ачып.

Райондагы бер генә чара да нефтьчеләрдән башка узмый. Бәйрәмдә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев тә катнашты һәм районга компания исеменнән 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.

- Безнең җәмгыять республиканың көньяк-көнчыгыш районнарын һәрчак игътибар үзәгендә тота, - диде ул һәм "Татнефть"нең үзендә дә беренче сыйныфка баручы балаларга ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте, укучыларны тырышып укырга, илнең лаеклы гражданнары булып үсәргә чакырды.

Бу көнне беренче сыйныфка баручылар гына түгел, икенчедән алып унберенчегә кадәр 147 укучыга да шундый ук бүләк ясалды.

Тантананы йомгаклап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин акциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Барлык башка өлкәләрдәге кебек, мәгарифтә дә нефтьчеләрнең зур ярдәмен тоябыз дип ассызыклап үтте.

-Республика, "Татнефть", район җитәкчелеге булышлыгы белән безнең 1 нче мәктәп быел уку елын яңа бинада башлап җибәрә. Балалар заманча шартларда белем алачак. Бүген 5 укучыбыз портфельле булды. Арада аз тәэмин ителгән гаиләләр генә түгел, опекага бала алганнары да бар. Мондый акцияләр бик кирәк, - ди педагог-оештыручы Зөлфия Туктарова.

-Бүләгеннән бигрәк игътибары кыйммәт, - дип кушылды аңа Гөлчәчәк Хаҗиева кызы Әминә өчен шатлыгын һәм рәхмәтен белдереп.

Бу көн сабыйларның күңелендә иң якты, иң мәрхәмәтле көн булып сакланыр, мәктәпкә дә алар яңа портфельләрен асып, канатланып-ашкынып барырлар.

Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясе узды