Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Мәңгелек ут эстафетасы старт алды

Бөек Ватан сугышының хәтер символы булып шәһәребез уртасында Мәңгелек ут яна. Һәр Җиңү бәйрәмендә без бирегә җыелып, яу кырында һәлак булган батыр якташларыбыз истәлекләрен, ул чорның дәһшәтле вакыйгаларын яңартабыз, сугыш һәм тыл ветераннары алдында хөрмәт белән баш иябез. "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда районыбызда Мәңгелек ут...

Бөек Ватан сугышының хәтер символы булып шәһәребез уртасында Мәңгелек ут яна. Һәр Җиңү бәйрәмендә без бирегә җыелып, яу кырында һәлак булган батыр якташларыбыз истәлекләрен, ул чорның дәһшәтле вакыйгаларын яңартабыз, сугыш һәм тыл ветераннары алдында хөрмәт белән баш иябез. "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда районыбызда Мәңгелек ут эстафетасы үткәрү турында проект кабул итте һәм ул 27 апрельдә район җитәкчеләре, депутатлар, азнакайлылар, "Яшь гвардия" активистлары катнашында тантаналы митингта старт алды.

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да санаулы көннәр генә калып бара. Бу Җиңүнең никадәр корбаннар хисабына яулануын барыбыз да яхшы аңлыйбыз, - диде тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - "Бердәм Россия" башлангычындагы бу акция нәкъ менә шуны искәртеп уздырыла да. Бүген без сугышта илебез тынычлыгын яулап көрәшкән, батырларча һәлак булган якташларыбыз алдында баш иябез, аларның якты истәлеген күңелләрдә яңартабыз. Алар хакында беркайчан да онытырга хакыбыз юк.

Бер минутлык тынлык астында батырларга җаннар мәдхия укый...

Республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы урынбасары Рушан Йосыпов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов акцияне хуплап, аның әһәмиятен ассызыкладылар.

Мәңгелек уттан факелга очкын алган Марсель Шәйдуллин аны яшьгвардияче Адилә Миргалиевага тапшырды. "Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" активистлары аның белән авыл биләмәләренә юл алды. Беренче тукталыш - Кәкре Елгада. Азнакайдагы Мемориал комплекстан алынган бу очкын әнә шулай авыл биләмәләрендәге һәйкәлләргә күчеп, эстафета 7 майда тәмамланачак. Ул Җиңү солдатларын, тыл фидакарьләрен, сугыш чоры балаларын данлап, күңелләрдә аларга наз, ярату ялкынын да өстәп, хәтерләрне яңартып, янар да янар...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Мәңгелек ут эстафетасы старт алды