Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Маяк»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла

Көзгә аяк басуга безнең редакциябездә дә урак өсте - газетабызга язылу башлана. Кыш әле таулар артында кебек тоелса да, ел бетәргә санаулы гына айлар калып бара. Ә вакыт дигәнең, агымсудай, сизелми дә уза бит ул. Бездә халык бүгенге эшне иртәгә калдырырга күнекмәгән. Алдан язлылуның отышлы яклары күп инде аның. Бердән,...

Көзгә аяк басуга безнең редакциябездә дә урак өсте - газетабызга язылу башлана. Кыш әле таулар артында кебек тоелса да, ел бетәргә санаулы гына айлар калып бара. Ә вакыт дигәнең, агымсудай, сизелми дә уза бит ул.

Бездә халык бүгенге эшне иртәгә калдырырга күнекмәгән. Алдан язлылуның отышлы яклары күп инде аның. Бердән, әлегә газетага язылу бәяләре элеккечә саклана. Икенчедән, соңгы көн килеп җиткәч, онытылган дип кайгырасы түгел, күңелең тыныч. Әле менә тагын бер "плюс" - "Маяк" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатырга булдык. Беренче урынга - 10 килограммлы бер капчык шикәр комы, икенче урынга - шундый ук күләмдә он, өченче урынга - бер кап тәмле чәй.

Бәйгедә катнашу өчен газетабызга алты айга язылган квитанцияләрне яки аларның күчерелмәсен 1 ноябрьгә кадәр редакциябезгә юлларга кирәк.

"Маяк" газетасына почта бүлекләрендә яки почтальоннар аша - 642 сумга, редакциябезнең рекламалар бүлегендә - 348 сумга, альтернатив язылу пунктларында 426 сумга язылырга мөмкин. Шулай ук предприятие-оешмалардан коллектив заявкалар да кабул ителә. Безнең хезмәткәрләр урынга барып яздыру оештыра. Үзебез китереп биргән очракта ярты елга язылу бәясе - 426 сум, редакциядән килеп алган очракта - 348 сум.

Әнә шулай: "Алдан язылган - откан", - диясе генә кала.

Шулай ук читтә яшәүче якташларыбыз өчен газетаның электрон төрен алдыру мөмкинлеге дә бар. Ярты елга язылу бәясе - 360 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 9-39-80, 9-43-57.

"Маяк" һәрчак сезнең белән бергә! Район тормышыннан хәбәрдар булып яшәгез, хөрмәтле азнакайлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда «Маяк»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла