Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда "Маяк" газетасы белән кызыклы фотосурәткә бәйге игълан ителде

Безнең "Маяк" газетасы коллективы 2014 елга куанычлы күрсәткечләр - 8355 данә (татар газетасы - 5037, русныкы - 3318) тираж белән аяк басты. Соңгы ике елда әбүнәчеләребез сафына меңнән артык райондашыбыз өстәлде. "Маяк" ны үз итүегез өчен чын күңелдән барчагызга рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да бергә булырбыз, сафларыбыз тагын да күбәер...

Безнең "Маяк" газетасы коллективы 2014 елга куанычлы күрсәткечләр - 8355 данә (татар газетасы - 5037, русныкы - 3318) тираж белән аяк басты. Соңгы ике елда әбүнәчеләребез сафына меңнән артык райондашыбыз өстәлде. "Маяк" ны үз итүегез өчен чын күңелдән барчагызга рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да бергә булырбыз, сафларыбыз тагын да күбәер дип ышанабыз.

Моның өчен мөмкинлекләребез бар әле. Мәсәлән, Уразайда - 88, Туйкәдә 66 гаилә генә район газетасын алдыра. Чәкәндә исә бөтен авылга - 1 кеше! 257 хуҗалыгы булган Мәсгут авылы халкы өчен дә 39 данә "Маяк" аз дип уйлыйбыз. Ә бит район газетасы - ул бар хәбәрне, яңалыкны, мөһим мәгълүматны түкми-чәчми җиткерүче.

Без, редакция коллективы исә, "Маяк"ның эчтәлеген баетырга һәм бизәлешен яхшыртырга, яңа рубрикалар, кызыклы темалар табарга тырышабыз, яңача эшләргә омтылабыз. Бу җәһәттән сезнең дә киңәш-фикерләрегезгә шат булыр идек.

Фикер дигәннән, редакциябезгә шәһәребезнең 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасыннан кызыклы фотосурәт килде (рәсемдә). Нәниләрнең "Маяк"ны тырышып-тырышып укуларын күреп, елмаймый мөмкин түгел!

1 февральдән 2014 елның икенче ярты еллыгы өчен ташламалы бәядән "Маяк"ка язылу башлануын исәпкә алып, һәм фотосурәт белән рухланып, укучыларыбыз арасында газетага язылу темасына конкурс игълан итәргә булдык.

Тормышыгызда "Маяк"ка кагылышлы кызыклы вакыйга бармы? Сезнең өчен район газетасы нәрсә ул? Кемдер газетага язылуны шигъри юлларга салып өндәр. Кыскасы, сездән үзенчәлекле язмалар һәм фотосурәтләр көтеп калабыз.

Аларны электрон адреска (azmayak@mail.ru) яки почта аша (423330, Азнакай шәһәре, М.Хәсәнов ур., 12) юлларга мөмкин.

Җиңүчеләрне редакциябез бүләкләре көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда "Маяк" газетасы белән кызыклы фотосурәткә бәйге игълан ителде