Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда махсус комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итте

Бу көннәрдә составында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, аның урынбасары Фәнис Шәрәфиев, идарәнең бүлек начальнигы Илназ Хәмитов, "Россельхозүзәк" филиалы җитәкчесе Фоат Гаделшин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итү уздырды. Комиссия әгъзалары чәчүлекләр торышыннан канәгать калды. Бигрәк тә...

Бу көннәрдә составында район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, аның урынбасары Фәнис Шәрәфиев, идарәнең бүлек начальнигы Илназ Хәмитов, "Россельхозүзәк" филиалы җитәкчесе Фоат Гаделшин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашындагы комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итү уздырды. Комиссия әгъзалары чәчүлекләр торышыннан канәгать калды. Бигрәк тә көзге культураларның торышы бик яхшы. Күпчелек хуҗалыкларда арыш культурасы баш чыгарырга да өлгергән. Чәчүлекләргә бәя бирүгә бик җитди каралды: биредә үсемлекләрнең тыгызлыгы, тигез чәчелеше, агротехник кагыйдәләрнең төгәл сакланышы, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары җентекләп тикшерелде. Чараларны дөрес кулланганда, Стәрле басуларын да тузганак басмас иде. Кабул итү барышында чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, багана төпләренең чабылуы, буялуы, иген басулары кырларын махсус сөреп чыгу, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына аерым игътибар бирелде. Кызганычка каршы, бу өлкәдә әле барлык хуҗалыкларга диярлек эшләргә кирәк. Әмма авыл җирлекләре белән бердәм эшләгән хуҗалыкларда чисталык әллә кайдан күренеп тора. Биредә "Тукай" ҖЧҖ басуларын үрнәк итеп куярга була.

Беренче печән - малкайлар өчен дару, витамин ул. Көннәр, сәгатьләр узган саен печән картая, витаминнары югала бара. Шуңа да комиссия әгъзалары яшел печән хәзерләүгә дә зур игътибар бирде. Кызганычка каршы, әлегәчә (2 июнь) печәнгә төшмәгән хуҗалыклар ("Закирова"КФХ, "Азнакай"АФ"ҖЧҖнең кайбер бүлекләре) бар иде. Кайбер җитәкче-белгечләрнең: "Менә каты гына яңгырлар булачак, шуннан соң печәнгә төшәбез", - диюе бөтенләй таң калдырды. Хәзер шулай яңгыр килеп яуганын көтеп ятарбызмыни инде? Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов мондый хуҗалык җитәкчеләрен тәнкыйть утына тотты. "Союз-Агро", "Марс", "Тукай" ҖЧҖләр, "Кәримов" КФХда печән хәзерләүгә җитди карыйлар.

Комиссия алга таба да эшләрне энә күзеннән уздырып, бәя бирәчәк. Җиңүчеләр Сабан туенда билгеле булачак. Бүләкнең дә ниндие бит: беренче урынга чыккан хуҗалыкны җиңел машина көтә. Шулай да "Азнакай" АФ", "Союз-агро", "Марс" ҖЧҖ, "Кәримов" КФХ, "Туйкә" ҖЧҖ, "Таллы Бүләк" АХҖК, "Тукай ис.", "Корбанов" КФХның ("Радонь" арышы) басуларына сокланмый мөмкин түгел.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда махсус комиссия авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен кабул итте