Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда үлән яндыру тыела

Бүген җирлегебездә чәчү эшләре тулы куәтенә бара. 2800 гектар мәйданда эш төгәлләнгән дә инде. - Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән башлап җибәрдек. Чәчүне вакытында тәмамларга тиешбез. Һәр минутның, секундның кадерен белеп эш итәргә кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәсендә чыгышы вакытында. Ул шулай ук күпьеллыклар, уҗым культураларын...

Бүген җирлегебездә чәчү эшләре тулы куәтенә бара. 2800 гектар мәйданда эш төгәлләнгән дә инде.

- Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән башлап җибәрдек. Чәчүне вакытында тәмамларга тиешбез. Һәр минутның, секундның кадерен белеп эш итәргә кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәсендә чыгышы вакытында. Ул шулай ук күпьеллыклар, уҗым культураларын тукландыру эшен атна дәвамында тәмамларга кушты.

Узган атнада җирлегебездә барлыгы дүрт җинаять кылынган. Районда социаль мошенниклар кабат "җанланган". Төрле кисәтүләргә дә карамастан, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, кырыгалдарлар кармагына эләгә тора. Узган атнада гына да өч азнакайлы телефон мошенникларыннан каза күргән.

- Болар миңа кагылмый дип игътибарыгызны киметмәгез, чөнки заман технологияләренә нигезләнгән алдакчылык, җиңел баерга тырышу ысуллары чикләрне белми, шалтыратулар булган очракта теге яисә бу гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерү кирәклеген онытмасак иде, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров.

Җирлегебездә санитар ике айлык дәвам итә. 1 апрельдән башлап бүгенге көнгәчә байтак эшләр башкарылып, тирә-юнебез чистарып калды. Кыска вакыт эчендә шәһәр урамнарыннан 500 кубометр чүп чыгарылган, өмәләрдә барлыгы 3800 кеше катнашкан. Полигонга чүпләрне илтү өчен бушлай талоннар да бирелә.

Район башлыгы хезмәт коллективларын зиратларны чистарту, агач утырту эшләрендә дә актив катнашырга чакырды.

Санитар эшләр, әлбәттә, авыл җирлекләрен дә урап үтмәде. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов чыгышыннан күренгәнчә, күп җирдә чисталык хөкем сөрә. Ләкин башкарасы эшләр байтак әле. Автобус тукталышлары территориясен җыештырасы, стеллаларны буяп, төзекләндерәсе бар.

Язгы-җәйге янгыннарның, гадәттә, турыдан-туры кеше гаебе белән килеп чыгуы сер түгел. Бигрәк тә бакчаларда, урамнарда корыган үлән-чүпләрне яндыру вакытында саклык чаралары күрүгә әллә ни игътибар бирелми.

- Бүген күпләр чүп яндыруның куркыныч гамәл икәнен аңлый, ләкин арада баш бирмәүчеләр дә җитәрлек. Бурдан калса да уттан берни дә калмавын истә тотып, бу чорда ут белән аеруча сак булсак иде, - ди 87 нче янгын часте начальнигы Рөстәм Хәйруллин.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчее Расих Шәкүров җирлегебездә урнашкан чишмәләрнең торышына анализ ясады. Фотолардан күренгәнчә, аларның бик күпләре әле төзекләндерелмәгән, чүп чыгарылмаган. Беркетелгән җитәкчеләргә чишмәләрне якын арада чистарту, рәткә китерү кушылды.

Дүшәмбе киңәшмәсендә гаиләләр таркалу мәсьәләсе дә читтә калмады. Кызганычка каршы, өйләнешкән парларның 40 проценты беренче елны ук аерылыша икән. Марсель Шәйдуллин бу юнәлештә аңлату эшләрен тагын да көчәйтергә, үгет-нәсыйхәт бирү өчен үрнәк гаиләрләрне дә җәлеп итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев