Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда өлкәннәргә хөрмәт зур

Октябрь - игелекләр ае. Аны без Өлкәннәр көне белән башлап җибәрәбез дә, бу гамәлләр ай буенча дәвам итә. Әйе, олы яшьтәге кешеләрнең һәммәсе безнең кайгырту-игътибарга лаек. Аларны хөрмәтләү, бу нәүбәттән игълан ителгән айлык районыбызның оешма-учреждениеләрендә ничек үтте соң? Нинди игелекле гамәлләр кылырга өлгердек? Бу сорауларны без район социаль яклау бүлеге...

Октябрь - игелекләр ае. Аны без Өлкәннәр көне белән башлап җибәрәбез дә, бу гамәлләр ай буенча дәвам итә. Әйе, олы яшьтәге кешеләрнең һәммәсе безнең кайгырту-игътибарга лаек. Аларны хөрмәтләү, бу нәүбәттән игълан ителгән айлык районыбызның оешма-учреждениеләрендә ничек үтте соң? Нинди игелекле гамәлләр кылырга өлгердек? Бу сорауларны без район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәндүс Камаловка юлладык.

-Фәндүс Мөхәммәтфатыйхович, айлык барышында куелган максатларга ирешелде дип саныйсызмы?

-Җирлегебездәге барлык оешма-предприятиеләр, авыл биләмәләрендә сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга матди ярдәм оештыру, аларны коллективларга чакырып табын артында очрашулар үткәрү, йорт-фатирларын ремонтлау, төзекләндерүдә ярдәм итү, ихаталарын кышка әзерләү, азык-төлек, терлек азыгы туплауда булышу айлыкның төп максатлары итеп куелды. Ә инде мәдәни-рухи чаралар, җан җылысына төрү турында әйтеп тә торасы юк - алары һәр коллективның, һәркайсыбызның намус бурычы. Моңа башлангычны район-шәһәр Мәдәният йортында узган зур бәйрәм концерты салды. Аңа башкалары ялганды: өлкәннәребез яраткан, көтеп алган Әбиләр чуагы, Чалтаймас авылында мәчет ачу тантанасы, кайчандыр Ташлы Яр, Кызыл Йолдыз, Кызыл Чишмә авылларында яшәгән кешеләр катнашында Кызыл Чишмә авылы урынына истәлек стеласы ачу, авыллар мәдәният йортларында, клубларда тематик кичәләр, өлкәннәребез иҗаты чагылган күргәзмәләр, спорт бәйгеләре, мәктәпләрдә очрашулар, тәрбия сәгатьләре үткәрү...- барсын да санап кына бетермәле дә түгел.

Районның оешма-предприятиеләрендә ветераннарны табын артында хөрмәтләү кичәләре үтте. Профсоюз лидерлары һәркайсының яшәү урынында булып, проблемаларын өйрәнделәр, аларны хәл итүдә мөмкинлектән чыгып ярдәм күрсәтелде. Бюджет өлкәсе, предприятиеләре ябылган һәм районга күчеп килгән 70тән өстәге ветераннарыбызга, барсы 2350 кешегә, айлык барышында районда 7291 өлкән кешегә, барсы 3 миллион 800 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде

-Өлкәннәребез үзләренә кыш җитәрлек яшелчә, башкасын алып калсын өчен шәһәрдә атна саен өмәләр оештырылып килде, бу форсаттан файдаланып, арзан бәягә азык-төлек алып калучылар күп булды, шулай бит?

-Крестьян-фермерлык ширкәтләре, агрофирмалар һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү предприятиеләре тәкъдим иткән товарлар ассортименты киң. Ярминкәләрдә арзан бәягә итен, бәрәңгесен, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ярмалар һәм башка азык-төлек алырга мөмкин. Әйтик, соңгысында гына да Азнакай һәм Актүбәдә 393 мең сумлык продукция сатылды.

Монда сәүдә предприятиеләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе учреждениеләренең дә өлеш кертүен әйтергә кирәк. Айлык дәвамында олы яшьтәгеләргә аяк киемен ремонтлау, чәчтараш хезмәте ташламалы тариф белән, мунча керү бушлай булды. 1655 кешегә шундый көнкүреш хезмәте күрсәтелде.

-Район җитәкчеләре сугыш ветераннарын туган көннәрендә, ә инде барлык өлкәннәребезне дә 90, 95, 100 яшьлек юбилейлары белән өйләренә барып котлауны матур бер гадәткә кертте, бу аларга кадер-хөрмәтнең зурдан булуын дәлилли...

-Мондый котлаулар ел дәвамында бара. Өлкәннәр айлыгында гына да район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасарлары, җитәкчеләр 25 райондашыбыз янында булдылар. Картлар һәи инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр дә (монда 102 ялгыз граждан яши) игътибардан читтә калмый. Игелек чараларыннан, бүләкләүләрдән тыш, аларга укучылар һәм үзешчәннәр ял кичәләре, очрашулар да оештырды.

Кыскасы, айлык дәвамында һәр оешма, учреждение өлкәннәребез турында зур кайгырту күрсәтте. Районның 128 ветераны Чалпыдагы һәм "Ак чишмә" тернәкләндерү үзәкләрендә ял итте, сәламәтлекләрен ныгытты. Олы яшьтәге 9 кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде. Мәшгульлек үзәге үткәргән эш урыннары ярминкәләрендә пенсия яшендәге 15 кеше эшкә урнашуга юллама алды. Үзәк алып барган курсларда 40 өлкән кеше компьютер нигезләрен үзләштерде.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Сүз уңаеннан, район һәм шәһәр предприятиеләре тарафыннан 9290 ветеран барлыгы 5 миллион 152 мең 242 сумлык, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 3551 кеше 640 мең сумлык төрле ярдәм алды. Өлкәннәр айлыгын үткәрү чараларына 8 миллион 171 мең сум акча тотылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда өлкәннәргә хөрмәт зур