Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда өлкәннәр турында кайгырта беләләр

Сезнең өчен өлкәннәр көне нинди мәгънәгә ия? 1991 елдан һәр елны 1 октябрьдә билгеләп үтелүче истәлекле, изге дата уңаеннан шәһәрдәшләребезгә әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Мөнирә ханым, 76 яшь: -Мин инде күптән лаеклы ялда, әмма картаерга вакыт юк. Пенсиягә чыккач гаиләгә, өйдәге эшләргә бөтен барлыгымны бирергә тырышам. Көндәлек мәшәкатьләр...

Сезнең өчен өлкәннәр көне нинди мәгънәгә ия? 1991 елдан һәр елны 1 октябрьдә билгеләп үтелүче истәлекле, изге дата уңаеннан шәһәрдәшләребезгә әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Мөнирә ханым, 76 яшь:
-Мин инде күптән лаеклы ялда, әмма картаерга вакыт юк. Пенсиягә чыккач гаиләгә, өйдәге эшләргә бөтен барлыгымны бирергә тырышам. Көндәлек мәшәкатьләр белән сәгатьләр үткәне сизелми дә кала. Балаларга, оныкларга кулдан килгән кадәр булышам, моңа үзем дә сөенәм. 30 ел эшләп чыккан оешмамда да онытмыйлар. Быел да Өлкәннәр көненә чакырдылар, элеккеге хезмәттәшләр белән бер күрешү, аралашу ни тора! Кыскасы, тормыш көзем -алтын чорым. Өлкәннәр көне якыннарың белән бәйрәм итеп алу өчен менә дигән форсат.


Надежда Николаевна:
-Олы яшьтәге кеше өчен әллә нинди бүләкләр кирәкми, игътибар булса шул җитә. Ә безнең районда өлкәннәр турында кайгырта беләләр. Мин актив тормыш белән яшәргә яратам, шәһәр мунчасына, бассейнга йөрим. Аларда безнең өчен ташламалар булуына бик тә сөенәбез. Узган шимбәдә ярминкәдә арзан бәягә яшелчә, ит алдык әле менә, ансы да пенсионер өчен зур файда.


Гөлшат, шәфкать туташы:
-Бу көнне билгеләп үтү кирәк. Олы яшьтәге кешеләр безнең кайгырту, игътибарга мохтаҗ. Әлеге бәйрәм балаларыбызда әти-әни өчен җаваплылык хисләре уята, үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора. Өлкәннәребезгә сихәтлек, якыннарының һәм дәүләт тарафыннан кайгырту-ярдәм тоеп яшәүләрен телим.


Рәфис ага:
-Мин гомер буе нефть тармагында хезмәт куйдым. Олыгайгач ялгыз калуым гына яман. Ходайга шөкер, пенсия алып торам, үзем элек эшләгән предприятиедән килеп, хәлемне белешеп, матди ярдәмен дә күрсәтеп торалар, бәйрәмнәрдә бүләксез калдырганнары юк, ел да диярлек санаторийга юллама бирәләр. Ә инде йорт эшләремдә социаль хезмәткәр ярдәм итә. Өлкәннәр көнендә әллә нинди зур игътибар көтмим, дөньялар имин булсын да, шулай рәхәттә, муллыкта яшәргә язсын.

Азамат, 3 нче сыйныф укучысы:
-Өлкәннәр бәйрәмендә ел да күчтәнәчләр алып авылга - әбиләребезне котларга барабыз. Алар да бит безне бик ярата, сагынып көтеп торалар. Ике әбием дә сугыш чорында туган, бала чаклары шушы авыр елларда үткән. Аларга күп эшләргә, тырышырга туры килгән, эш урынында да аларны яраталар. Мин әбиләремә ныклы сәламәтлек һәм һәрчак көлеп кенә торуларын телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда өлкәннәр турында кайгырта беләләр