Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда өлкәннәр арасында чаңгы ярышлары узды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Азнакайда өлкәннәр арасында чаңгы ярышлары узды Җиңүчеләр исемлеге Кар-буранга, суыкка да карамый, шәһәрдә спорт тормышы гөрли. Яшьләрдән өлкәнннәр дә калышмый. 7 гыйнварда узган чаңгы ярышларында инде 60 тан өстә булган спортчыларга таң калмаган кеше булмагандыр, мөгаен. Мәгълүм булганча, узган ел шәһәрдә чаңгы спорты ветераннары советы оешкан иде. Аны Мисбах Халиков...

Азнакайда өлкәннәр арасында чаңгы ярышлары узды

Җиңүчеләр исемлеге

Кар-буранга, суыкка да карамый, шәһәрдә спорт тормышы гөрли. Яшьләрдән өлкәнннәр дә калышмый. 7 гыйнварда узган чаңгы ярышларында инде 60 тан өстә булган спортчыларга таң калмаган кеше булмагандыр, мөгаен.

Мәгълүм булганча, узган ел шәһәрдә чаңгы спорты ветераннары советы оешкан иде. Аны Мисбах Халиков җитәкли. Клуб әгъзалары төрле чаралар гына оештырып калмый, район данын республика ярышларында да яклый. Җомга көнне узган чаңгы узышын да алар үткәрде.

Ун чакрым арада ярышып, түбәндәге спортчылар җиңү яулады

35 яшькә кадәр

1 урын - Нияз Нуриев

2 урын Фәйрүз Гәрәев

3 урын - Денис Ишимбаев

35 яшьлекләр

1 урын - Илнур Рәшитов

2 урын - Нәфис Җиһангиров

3 урын - Рәмзия Сәхбиева

45 һәм аннан өлкәнрәкләр

1 урын - Азат Йосыпов

2 урын - Фәнис Тимбаков

3 урын - Салават Гарифуллин

60 һәм аннан өлкәнрәкләр

1 урын - Мисбах Халиков

2 урын - Рәшит Тимбаков

3 урын - Фирдәвес Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда өлкәннәр арасында чаңгы ярышлары узды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев