Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кызу булмаячак

Вәгъдә ителгән салкын көннәр Азнакайга килде, тик яңгырлар һаман күренми. Татарстан синоптиклары фарызлавынча, Азнакайда бу атнада да аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем атна дәвамында булмаска мөмкин, тик җомга иртәсендә генә бераз яңгыр сибәләргә тора. 14 июльдән 20сенә кадәр салкын көннәр сакланачак, көндезге һава температурасы +17 дән +28гә кадәр. Төнлә терекөмеш...

Вәгъдә ителгән салкын көннәр Азнакайга килде, тик яңгырлар һаман күренми.

Татарстан синоптиклары фарызлавынча, Азнакайда бу атнада да аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем атна дәвамында булмаска мөмкин, тик җомга иртәсендә генә бераз яңгыр сибәләргә тора.

14 июльдән 20сенә кадәр салкын көннәр сакланачак, көндезге һава температурасы +17 дән +28гә кадәр. Төнлә терекөмеш баганасы ким дигәндә +11 градус күрсәтәчәк. Җил көчле, салкын, төньяктан, секундына 5 метр тизлеккәчә. Шуңа күрә югары температураларга карамастан (+28), артык кызу булмаячак.

30 градуслык эссе көннәр ай азагында - 27 июльдә көтелә, җил дә секундына 2 метр тизлеккәчә тыначак. Шулай да әлеге эсселек ике генә көн торачак. Аннары температура тагын 10 градуска төшәчәк һәм +20 тәшкил итәчәк. Алдагы кызу көннәр фәкать августның икенче атнасында гына көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кызу булмаячак