Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кызларның матурлыгы, улларның батырлыгы бәйгедә сыналды

Кызларның матурлыгы, улларның батырлыгы бәйгедә сынала Газета укучыларыбыз арасында төрле бәйгеләр уздыру матур традициягә әйләнде. Менә шушы соңгы айларда гына да "Маяк" газетасы үз сайтында "Шифа" флеш-маркеты белән берлектә бәйрәмнәр уңаеннан бер-бер артлы берничә фото-бәйге оештырды. Җиңүчеләр сайтта барган тавыш бирүләр нәтиҗәсендә билгеләнде. Бәйгеләр чыннан да бик киеренке шартларда барды....

Кызларның матурлыгы, улларның батырлыгы бәйгедә сынала

Газета укучыларыбыз арасында төрле бәйгеләр уздыру матур традициягә әйләнде. Менә шушы соңгы айларда гына да "Маяк" газетасы үз сайтында "Шифа" флеш-маркеты белән берлектә бәйрәмнәр уңаеннан бер-бер артлы берничә фото-бәйге оештырды. Җиңүчеләр сайтта барган тавыш бирүләр нәтиҗәсендә билгеләнде. Бәйгеләр чыннан да бик киеренке шартларда барды. Интернет - тавыш бирүдә азнакайлылар гына түгел, республика, Россия, хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә катнашты. Укучыларыбыз алар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә "Шифа" сәүдә үзәгендә зур бәйрәмгә әверелде. Чарага килүчеләрне "Маяк" газетасының тәрҗемә буенча баш мөһәррир урынбасары Гөлнара Хафизова һәм бәйгене оештыруда ярдәм иткән партнерыбыз, газетабыз дусты "Шифа" сәүдә үзәге фреш-маркет директоры Рәмис Камалетдинов сәламләде. Алар актив катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдереп, алга таба да бердәм булырга, бәйгеләрдә катнашырга чакырдылар. Тантанага килүчеләргә күңелсезләнеп торырга вакыт калмады. Алар викторина сорауларына җавап биреп, районыбыз елъязмасы булган "Маяк" газетасы турында белемнәрен дә сынадылар, кызыклы уеннарда катнаштылар. Дөрес җавап бирүчегә яраткан газетабыз үзенең бүләкләрен дә хәзерләгән. Үз исеме язылган футболка һәм кепкалар алып килгән ул. Язгөлнең дәртле, моңлы җырлары ямь өстенә ямь булды. Ә бәхет елмайган бүләкләнүчеләр шактый иде.

Гашыйклар көне уңаеннан " Маяк" сайтында узган "Иң матур пар" бәйгесендә Эльвина Газизуллина белән Илдар Солтанов; Зарина һәм Руслан Сәлифовлар; Алина Гомәрова һәм Мансур Якуповлар иң гүзәл пар булып танылдылар. Алга таба да пар канатлар булып, матур гомер кичерсеннәр, мәхәббәт уты беркайчан да сүнмәсен!

Ватан сакчылары көне уңаеннан оештырылган бәйгедә исә Рамис Гәрәйшин беренчегә чыкты. Ул бәйгегә Ватаныбыз сакчылары династиясе - уллары белән төшкән фотосурәтен җибәргән иде. Кулларында дәһшәтле сугыш кырында вафат булган бабаларының сурәтләре. Бәйгедә катнашкан ир-егетләребезнең барысы да бу исемгә чын мәгънәсендә лаек. Шамил Исхаков белән Илдар Баязитов та чын ир-егетләр буларак, призлы урыннарны яуладылар.

Ә хатын-кызларыбызның үзләре кебек гүзәл Яз бәйрәме - 8 Март көне уңаеннан оештырылган "Иң уңган хуҗабикә" дип аталган тәмле бәйгедә исә Рузилә Галимова, Зөлфия Ямалиева, Айназ Минаева, Гөлнара Баязитовалар призлы урыннарны бүлештеләр.

Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Мондый бәйгеләр алга таба да дәвам итәчәк. Актив укучыларыбыз булып, бәйге-бәйрәмнәребезне дә бергә уздырыйк!

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Тантанадан фоторепортажны http://aznakaevo-rt.ru/ru/gallery/category/86------qq.html адресыннан карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызларның матурлыгы, улларның батырлыгы бәйгедә сынала