Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кулы тик тормаган егеткә карата җинаять эше ачылган

Узган атнада Азнакай эчке эшләр бүлегенә төрле тәртип бозулар турында 186 хәбәр алынган. Алты җинаять кылу очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә караклар көн яктысында талап китүдән дә читенсенеп тормыйлар. Узган атнада берәү Ленин урамы, 31 нче йорт кырыннан узып барган хатын-кызның букчасын тартып ала. Букча эчендә документлар белән бергә 55000 сум...

Узган атнада Азнакай эчке эшләр бүлегенә төрле тәртип бозулар турында 186 хәбәр алынган. Алты җинаять кылу очрагы теркәлгән.
Бүгенге көндә караклар көн яктысында талап китүдән дә читенсенеп тормыйлар. Узган атнада берәү Ленин урамы, 31 нче йорт кырыннан узып барган хатын-кызның букчасын тартып ала. Букча эчендә документлар белән бергә 55000 сум акча да була. Тикшерү вакытында угрының эзенә тиз төшәләр, анысы. Бүген кулы тик тормаган егеткә карата җинаять эше ачылган.
22 гыйнвар көнне ЮХИДИ инспекторлары юлда "Хюндай-Солярис" машинасын туктатып, машина шоферының документларын тикшерә. Машина йөртү таныклыгы исә ялган булып чыга. Шоферга ялган документлар өчен закон нигезендә җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кулы тик тормаган егеткә карата җинаять эше ачылган