Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда күренекле артистлар Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова кунак булды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып янучы мәшһүр артистлар Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова белән азнакайлылар чын-чынлап горурлана. Аларның һәр кайтуы туган якларында зур бәйрәмгә әверелә. Бу юлысы да олуг юбилейлары алдыннан алар Азнакайда кунак булып киттеләр. Мәртәбәле кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Ул аларга изге теләкләрен...

Театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып янучы мәшһүр артистлар Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова белән азнакайлылар чын-чынлап горурлана. Аларның һәр кайтуы туган якларында зур бәйрәмгә әверелә.

Бу юлысы да олуг юбилейлары алдыннан алар Азнакайда кунак булып киттеләр. Мәртәбәле кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Ул аларга изге теләкләрен җиткереп, югалган авыллар тарихына багышлап чыгарылган китап бүләк итте, Нәҗибә ханымның иңнәренә мамык ак шәл япты.

Аннан соң күренекле якташларыбыз төбәкне өйрәнү музеенда, Мәдәни үзәктә укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очраштылар.

Үзләре белем алган Буралы авылы да аларны киң кочак җәеп каршы алды. Монда туганнары, сыйныфташлары, дуслары көтеп тора иде. Чубар Абдул мәктәбе коллективы да Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров белән бик җылы очрашу оештырды. Әлеге очрашуга Чалпы авылыннан да килгәннәр иде.

Әлеге хакта тулырак язманы газетабызның чираттагы санында укый аласыз.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда күренекле артистлар Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова кунак булды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев