Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда күптөрле социаль проектлар тормышка ашырыла

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында "Бердәм Россия" партиясе күптөрле проектларны тормышка ашыра. Алар арасында социаль өлкәгә караган "Чиста су", "Татарстан чишмәләре", "Тиз төзелә торган физкультура-сәламәтләндерү комплекслары", "Мәгарифне модернизацияләү", "Тормыш сыйфаты", "Балалар бакчалары - балаларга" проектлары да бар. Безнең районда да бу юнәлештә шактый эшләр башкарылды. Аның нәтиҗәләре нинди? Шушы сорау белән...

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында "Бердәм Россия" партиясе күптөрле проектларны тормышка ашыра. Алар арасында социаль өлкәгә караган "Чиста су", "Татарстан чишмәләре", "Тиз төзелә торган физкультура-сәламәтләндерү комплекслары", "Мәгарифне модернизацияләү", "Тормыш сыйфаты", "Балалар бакчалары - балаларга" проектлары да бар. Безнең районда да бу юнәлештә шактый эшләр башкарылды. Аның нәтиҗәләре нинди? Шушы сорау белән җитәкчеләргә һәм халыкка мөрәҗәгать иттек.

Дамир Гыйләҗев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
- Соңгы елларда райондагы үзгәрешләргә сөенеп туймаслык. Партия проектлары буенча 2012 - 2013 елда 8 торак пунктта су челтәрләрен алыштыру буенча 80 млн сумлык эш башкарылды. Сәламәт яшәү рәвешен кайгырту максатында узган ел тиз төзелә торган 4 физкультура-спорт комплексы сафка басты, быел 6 урында урнаштырылачак. Митрәй, Банки Сукаеш, Чубар Абдул, Түбән Якый, Күктәкә авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, быел Кәкре Елгада ветеринария пункты ачылды. Балалар бакчалары белән тәэмин ителеш тә бездә республика күрсәткеченнән 16 процентка югарырак.


Эльвира Зарипова, мәгариф идарәсе начальнигы:
- Мәгариф системасы һәрчак республика һәм район җитәкчелегенең ярдәмен тоя. Быел 4 мәктәп республиканың капиталь ремонт программасына керде, ике мәктәптә "Уңайлы мохит" федераль программасы буенча эшләр төгәлләнеп килә. Уку елы барышында 5 млн сумга якын агымдагы ремонт эшләре башкарылды, 32 объектта җылылык энергиясен исәпкә алу җиһазлары, 6 мәктәптә электр котеллары куелды. Балалар бакчаларына 1 млн 465 мең сумлык суыткыч җиһазлар һәм көнкүреш техникасы сатып алынды. "Киләчәк" программасы кысаларында барлык мәктәпкәчә учреждениеләр проекцион техника һәм ноутбуклар белән тәэмин ителде, 51 педагог "Ана теле" программасы буенча белем алды. 18 нче "Улыбка" балалар бакчасында яңа дәүләт стандартларын кертү буенча пилот мәйданчыгы булдырылды. Район җитәкчелеге һәм "Татнефть" ярдәме белән 9 балалар бакчасына капиталь ремонт ясала. Яңа уку елына да санаулы гына көннәр калды. Ел саен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ярдәм оештырыла. Быел да бер генә бала да читтә калмаячак.


Гүзәл Миннеханова, 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Яңа микрорайонда заманча балалар бакчасы төзелүен ишеткәч, ике баламны да шунда бирергә һәм үзем дә шунда эшләргә хыялландым. Бу хыялым тормышка ашты. Бакчабызда бөтен мебельләр, уенчыклар яңа. Чыныктыру өчен бассейн, үз тренерыбыз бар. Аннан чыккач, балаларга шифалы үлән чәйләре эчерәбез. Актлар залында көн дә музыкаль гимнастикалар уза. Музыкаль үзәкләр шулай ук һәр төркемдә бар. Тагын шунысы әйбәт, биредә йокы бүлмәләре уен бүлмәләреннән аерым.


Гөлсинур Әхмәдишина, Татшуган авыл Советы секретаре:
- Авылыбызда су линияләре тишелеп, искереп беткән иде. Җәй җитсә, халык суга тилмерде. Федераль программа буенча су челтәрләрен яңартырга 27 млн сум акча бирелде. Бүгенге көндә бу эшләр тәмамланды, авыл халкы яңа су скважиналы һәм линияле булды. Теләүчеләр хәтта өйләренә кадәр су кертте. Су басымы да яхшырды. Хәзер җир куеныннан чыккан чиста су эчәбез. Белүемчә, районда барлыгы 8 торак пунктта "Чиста су" проекты гамәлгә ашырыла. Үзебез өчен генә түгел, башкалар өчен дә ихластан шатмын.


Гөлшат Шәйхуллина, Күктәкә авылы:
- Соңгы елларда республика һәм район җитәкчеләренең авылларга игътибары артты. Халык өчен мөһим социаль объектлар төзелә. Быел безнең Күктәкәдә дә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Элеккесе авыл читендә иде, хәзер авыл уртасында, бар кешегә дә йөрергә җайлы. Шартлары заманча. Азнакайдан табиблар да килеп тора, әле күптән түгел гинеколог кабул итте. Минем кебек булачак яшь әниләргә дә, апа-әбиләргә дә яхшы булды. Шәфкать туташыбыз Зөлхирә Миннехановадан да уңдык, көннең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, йөгереп килә. Авылыңда ФАП булу - зур бәхет ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда күптөрле социаль проектлар тормышка ашырыла