Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда күп фатирлы йортларны ремонтларга 90 миллион сумга якын акча тотылачак

Азнакай муниципаль районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндереләчәк. Узган ел исә 26 йортка капиталь ремонт ясалган. Ремонтны финанслау күләме: 90 млн 194 мең сум булган. Шуның 3 млн 609 мең 495 сумын Россия Федерациясе, 26 млн 922 мең 103 сумын Татарстан Республикасы, 18...

Азнакай муниципаль районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндереләчәк.

Узган ел исә 26 йортка капиталь ремонт ясалган. Ремонтны финанслау күләме: 90 млн 194 мең сум булган. Шуның 3 млн 609 мең 495 сумын Россия Федерациясе, 26 млн 922 мең 103 сумын Татарстан Республикасы, 18 млн 566 мең сумын җирле бюджеттан, 41 млн 96 мең 406 сумын торак милекчеләреннән җыелган акча тәшкил иткән. Шәһәрдә, Актүбәдә һәм район авылларында 12 төзелеш оешмасы эшләгән. "Жилэнергосервис", "Техностройинвест", "АльмаСтрой" җәмгыятьләреннән кала, аларның барысы да үзебезнең районныкы.

Ремонт эшләре барышында нигездә җылыту, кайнар һәм салкын су челтәрләрен, канализация системасын ремонтлау, электр җиһазларын монтажлау, түбә ябу, фасадларны төрү һәм башка эшләр башкарылган.

Район халкы капремонтчыларның эшеннән канәгатьме? Берничә кешегә әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттек:

- Ремонт эшләрен күп үткәрдем, - ди Болгар урамы 2 йортта яшәүче Рөстәм Камалов. - Әмма узган ел кергән капремонтчыларның эшеннән бик канәгать булып калдык. Искиткеч төгәллек белән, җентекләп эшләделәр алар. Эш тәмамлануга, чистартып, юып чыгып киттеләр. Мин хәтта шәхси ремонт ясаучыларның да бу кадәр үк җентекләп эшләгәннәрен күргәнем юк иде. Торбаларны үзем алыштырткан идем. "Болар сыйфатсыз, таләпләргә туры килми. Ул-бу була калса, гарантия сакланмый", - дип анысын да алыштырырга киңәш иттеләр. Юкса, берәр намуссыз ремонтчы булса, торбаларны урыныннан да кымшатмас иде. Яхшы эшләгәнне яхшы, дим инде. Рәхмәттән башка бер сүз дә әйтә алмыйм. "Азнакай ПМК" җәмгыяте ремонтчылары эшеннән алдагы елларда Ленин урамы, 33 йортта яшәүче бер танышым да бик канәгать булуын белдергән иде.

Ә менә Ленин урамы, 5 йортта яшәүче Анатолий Русалдинов шул йорт подъездына керүче баскыч түбәсенең (козырек) эшләнеп бетмәвенә канәгатьсезлеген белдерде. "Калганы барысы да яхшы", - диде ул.

Быел исә районда 15 йортта ремонт эшләре башланып киткән инде. Әлегә нигездә түбә ремонтлау һәм башка тышкы эшләр башкарыла. Ремонтны финанслау күләме (барлык төр финанслау чыганакларын да кертеп) 89 млн 859 мең 896 сум тәшкил итә.

Әлбәттә, быелгы капремонт буенча да халыкта төрле фикерләр бар. Әнә Вәлиханов урамы, 4 нче йорт өлкәне Илгизә Исхакова да барлык яшәүчеләрнең гозерен җиткерергә ашыкты:

  • Йортның ике башын тышларга (җылытырга) керештеләр. Әмма баш-башларын ябып кына , йорт җылынмый бит. Йортның калган урыннарында кирпеч араларыннан җил өреп тора. Бер башлагач, җиренә җиткереп, тулысынча ремонтларга мөмкинлек тапмаслармы икән, - диде ул.

Алдагы елларда ремонт узган йортлар төзеклеге, матурлыгы белән ерактан ук күңелне җәлеп итеп тора. Быел янә 35 йортның шулай төзекләнәсен исәпкә алсак, районыбыз, шәһәребез тагын да матурланып китәр әле.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда күп фатирлы йортларны ремонтларга 90 миллион сумга якын акча тотылачак