Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда корылык игеннәрне юк итәргә яный

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәдә төп мәсьәләләрнең берсе авыл хуҗалыгы булды. Яз һәм җәйнең эссе килүе, корылык барыбызны да зур хафага салды. Бигрәк тә маңгай тире түгеп чәчелгән игеннәр бер тамчы яңгырга тилмереп утаралар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов 10 июньгә кадәр яңгыр яуса, игеннәрне коткарып булачак,...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәдә төп мәсьәләләрнең берсе авыл хуҗалыгы булды. Яз һәм җәйнең эссе килүе, корылык барыбызны да зур хафага салды.

Бигрәк тә маңгай тире түгеп чәчелгән игеннәр бер тамчы яңгырга тилмереп утаралар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов 10 июньгә кадәр яңгыр яуса, игеннәрне коткарып булачак, дип билгеләп үтте.

Кире очракта, бөртеклеләрне урып, терлек азыгына салачаклар. Киңәшмәдә шәһәрдә төзекләндерү эшләре, юллар ремонты, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда корылык игеннәрне юк итәргә яный