Азнакайда коррупциягә каршы көрәш активлаштырылачак
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән шәһәрнең иҗтимагый-социаль тормышына багышланган чираттагы киңәшмәдә халыктан кергән шикаятьләр каралды, коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә килеп туган проблемаларны хәл итү юллары барланды, бу нәүбәттән җаваплы затларга күрсәтмәләр бирелде. Урамнардагы, йорт фасадларындагы яктырткычларны счетчикларга ялгау зарурлыгы турында да сүз барды. Хуҗалык мәсьәләләреннән соң Расих Шәкүров...
Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров үткәргән шәһәрнең иҗтимагый-социаль тормышына багышланган чираттагы киңәшмәдә халыктан кергән шикаятьләр каралды, коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә килеп туган проблемаларны хәл итү юллары барланды, бу нәүбәттән җаваплы затларга күрсәтмәләр бирелде. Урамнардагы, йорт фасадларындагы яктырткычларны счетчикларга ялгау зарурлыгы турында да сүз барды.
Хуҗалык мәсьәләләреннән соң Расих Шәкүров коррупциягә каршы көрәшнең актуальлегенә басым ясап, бу юнәлештә эшнең активлаштырылачагын әйтте. Хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә, халык белән очрашуларда әлеге тема буенча белгечләрнең чыгышлары планлаштырыла, чаралар үткәрү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев