Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда, комиссия авыл хуҗалыкларда булып, басуларны иңләп чыкты

Сабантуйлар алдыннан игенченең язгы кырларда мул уңышка нинди тырышлык салуына йомгак ясала. Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, районның мөхтәрәм игенчеләре, белгечләре катнашындагы комиссия хуҗалыкларда булып, басуларны иңләп чыкты. Шунысы сөенечле, быел җиргә яхшы сыйфатлы орлык ятты, ул бердәм шытымнары белән шатландырды....

Сабантуйлар алдыннан игенченең язгы кырларда мул уңышка нинди тырышлык салуына йомгак ясала. Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, районның мөхтәрәм игенчеләре, белгечләре катнашындагы комиссия хуҗалыкларда булып, басуларны иңләп чыкты.

Шунысы сөенечле, быел җиргә яхшы сыйфатлы орлык ятты, ул бердәм шытымнары белән шатландырды. Комиссия әгъзалары да чәчүлекләр торышыннан канәгать. Бигрәк тә көзге культураларның торышы бик яхшы. Күпчелек хуҗалыкларда арыш культурасы баш чыгарырга да өлгергән. Чәчүлекләргә бәя бирүгә бик җитди каралды: биредә үсемлекләрнең тыгызлыгы, тигез чәчелеше, агротехник кагыйдәләрнең төгәл сакланышы, корткыч бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары җентекләп тикшерелде. Кабул итү барышында чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, багана төпләренең чабылуы, буялуы, иген басулары кырларын махсус сөреп чыгу, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына аерым игътибар бирелде. Бер сүз белән әйткәндә, бу көннәрдә хуҗалыклардагы һәр эш энә күзеннән үткәрелде.

Тулаем алганда район буенча чәчүлекләр яхшы хәлдә, тел-теш тидерерлек түгел. Игеннәрне тукландыру, корткычларга, чүп үләнгә, авыруларга каршы эш тә әйбәт бара. "Азнакай" АФ", "Союз-Агро", "Стәрле" ҖЧҖләре, "Тукай", "Марс", "Чатыр тау", "Мөстәкыймов ис.", "Социалистик Хезмәт Герое Ф. Кәримов ис." (Чалпы) хуҗалыклары, "Габдрахманов Л.Г." "Гәрәев", Корбанов И." КФХ басуларында булганда үз хезмәтенә тугры булган игенчеләрнең, җитәкчеләрнең тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. һәр җирдә чисталык, бер генә чүп үлән дә, корткыч та юк. Тукландырылган игеннәр куе караңгы яшеллеге белән күзне иркәләп, уңышның яхшы буласына өмет өсти. Ни генә әйтмә, биредә югары игенчелек культурасы ярылып ята.

- Игенчеләребезнең фидакарьлеге белән кырларда мул уңышка ныклы нигез салуда барысы да эшләнде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Хәзер һәркайда бөтен тырышлыкны чәчүлекләрне карау-тәрбияләүгә, терлек азыгы өчен күпьеллык үләннәрне беренче катка чабуны тизрәк башкаруга тупларга кирәк. Табигать дә үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Әлегә районда дымга ул кадәр кытлык юк, җитәрлек. Ничек булса да, шөкрана кылып, яхшыга өметләник.

Ничек кенә булмасын, барыбер җир йөзендә игенче хезмәтеннән дә абруйлы, яшәү чыганагы бирүче башка хезмәт юктыр. Туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче галиҗәнап игенчеләрнең һәрберсе хөрмәтнең зурысына лаек. Быелгы язгы кыр эшләре чорында бәхет таҗларын хезмәт белән үргән иң асыл механизаторларыбызның һәм агроколлективларның исемнәрен күркәм Сабан туеда ишетербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда, комиссия авыл хуҗалыкларда булып, басуларны иңләп чыкты