Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырылды

Районыбызда урып-җыю эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру матур традициягә әйләнде. Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар, мәктәп укучылары, шәһәрлеләргә дә тапшырыла. Шундый матур чара сишәмбе көнне "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй бүлекчәсе бодай басуында узды. Сәпәй басуларында тулышкан башаклар сыгылып-сыгылып төшкән....

Районыбызда урып-җыю эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру матур традициягә әйләнде.


Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар, мәктәп укучылары, шәһәрлеләргә дә тапшырыла. Шундый матур чара сишәмбе көнне "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сәпәй бүлекчәсе бодай басуында узды.
Сәпәй басуларында тулышкан башаклар сыгылып-сыгылып төшкән.
- Гектарыннан 35 әр центнер чыга торган басулар бу, - ди муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең тәбрикләү сүзендә. -Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз - мул булып өлгергән шушы игенкәйләрне җыеп алу.
Ул туктаусыз явып торган яңгыр астында, аяз һәр минутның кадерен белеп, фидакарь хезмәт куючы игенчеләргә олы рәхмәтен белдерде. "Азнакай» АФ" җәмгыятенең районда иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешүләрен, барлык агротехника чараларын саклап игеннәрне үстерүләрен һәм шуның нәтиҗәсе буларак мул уңыш үстерүләрен билгеләп үтте. Районыбыз иген уңышы буенча республикада - беренче, тулай җыем буенча - бишенче урында бара икән, биредә агрофирмалыларның өлеше аеруча зур.
Бу көнне җәмгыятьнең төрле бүлекчәләреннән дистәдән артык комбайнчы һәм аларның ярдәмчеләре сертификатларга ия булды. Шундый ук бүләкләрне шоферлар, ындыр табагында эшләүче ветераннар һәм мәктәп укучылары да алды. Алай гына да түгел, район башлыгы ветеран-игенчеләр: Хатыйп Сибгатуллин һәм Галимҗан Вәлиевка кәрәзле телефон да тапшырды.
- Шундый игътибар һәм ихтирам булганда күңелләр күтәрелеп китә, эшлисе килеп кенә тора, - ди Хатыйп ага (рәсемдә). - Яңгырына гына үзәкләр өзелә. Көннәр бераз аязып китсә, игеннәрне тиз арада җыеп алыр идек.
Җәмгыять фидакарьләренә рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләрен район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та җиткерде. Теләкләргә җәмгыять директоры Илгиз Мөслимов та кушылды. Ул бу уңышларга район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегенең ныклы ярдәме белән ирешүләрен әйтеп үтте.
"Юлдаш" агитбригадасы артистлары авыл хезмәтчәннәренә үзләренең җыр-моңнарын бүләк итте. Көн бераз аязып килә. Капкалап алгач, комбайнчылар тимер «атлар»ына юнәлделәр.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырылды