Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда комарлы уен бизнесы белән ныклы көрәш бара

Мәгълүм булганча, 2009 елның 1 июленнән башлап Россия Федерациясе буенча уен салоннары эшчәнлеге нибары 4 махсус зонада гына калдырылган иде, ләкин моның белән генә проблемаларга нокта куелмады, идән асты казинолары әле дә гамәлдә. Азнакайда да бу бизнес белән шөгыльләнүче уен салоннары ачыкланып, ябылып тора. Бүгенге көнгә шундый 6 очрак ачыкланып,...

Мәгълүм булганча, 2009 елның 1 июленнән башлап Россия Федерациясе буенча уен салоннары эшчәнлеге нибары 4 махсус зонада гына калдырылган иде, ләкин моның белән генә проблемаларга нокта куелмады, идән асты казинолары әле дә гамәлдә.

Азнакайда да бу бизнес белән шөгыльләнүче уен салоннары ачыкланып, ябылып тора. Бүгенге көнгә шундый 6 очрак ачыкланып, хуҗалары РФ административ хокук бозулар кодексының 14.1.1 маддәсе буенча (азартлы уеннарны законсыз оештыру) җәзага тартылган.

Элек күршедә бер яшь гаилә тора иде. Ир белән хатын икесе дә яхшы гына җирдә эшлиләр иде. Үз көчләре белән фатир алып, куышлы булдылар. Бик матур гына яшәп ятканда әлеге гаилә кинәт кенә таркалды да куйды. Гаилә башлыгы Рамилнең (исем үзгәртелде) комарлы уеннар белән мавыгып китүе гаилә өчен әнә шулай аянычлы тәмамланды.

Бүген дә әлеге ирне урамда очратсам, теге вакыттагы матур гына яшәп яткан гаилә искә төшә. Үз бәхетенә үзе балта белән чапмаса, нинди бәхетле пар булырлар иде. "Ничек уйныйлар икән, - дип кенә барган җирдән башым белән шул сазга баттым. Комарлы уеннарны уйнавы кызык булса да, алар табыш китерми. Әмма бер кереп киткәч, гел уйныйсы гына килеп тора. Мин үзем әлеге мавыгудан көч-хәл белән котылырга көч таптым. Үткән еллар искә төшә, ләкин терсәкне генә тешләп булмый. Ярый әле закон белән әлеге азартлы уен салоннарын яптылар", - ди ул әлеге мәсьәләне искә алып...

Бер киңәшмә вакытында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да хокук сакла органнары вәкилләренә Азнакайда әлеге бизнес белән җитди көрәш алып барырга һәм мондый уеннар оештыру өчен биналарны арендага бирүче хуҗаларын да җаваплылыкка тартырга кушкан иде.

- Шул бер куллы бандитлар аркасында күпме гаиләләр таркала, күз яше түгә, - диде ул.

Азнакайда комарлы уен бизнесы белән ныклы көрәш бара.

- Даими рәвештә рейдлар, операцияләр оештырабыз. Узган ел эчке эшләр бүлегенең икътисади хәвефсезлек һәм коррупция белән каршы бүлеге хезмәткәрләре, прокуратура белән берлектә, 15 тапкыр рейд үткәрделәр.

Тикшерү барышында 6 уен салоныннан 160 система блогы, 100 мониторт, 2 видеотеркәү җиһазы, 30 уен аппараты, азартлы уеннарны оештыруда кирәк булган башка төрле җиһазлар алынды. Барлык салоннарның да эшчәнлеге туктатылды, бүгенге көнгә җирлегебездә комарлы уен бизнесына нокта куелды. Бизнесның яшәвен дәвам итүе аңа ихтыяҗ зур булуга бәйле, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров.

Законнан качып, төрле исем асларында шундый азартлы уеннар бизнесын оештырып, күрә торып кешеләрдән акча оттырту - бернинди кысаларга да сыймый. Әлбәттә анда беркемне дә кулыннан җитәкләп алып килмиләр. Тормыш авырлыкларыннан алҗыган безнең халык күктән барыбер калҗа өмет итә шул...

- Әлеге проблемага һич тә битараф калырга ярамый, - Илдар Шакиров, азнакайлыларга мөрәҗәгать итеп. - Әгәр сез шәһәрдә уен салоны эшләвен беләсез икән, кичекмәстән, бу турыда 02 яисә 7-30-87 телефоннарына шалтырагыгыз. Сезнең мәгълүмат кемнеңдер акчасын гына түгел. тормышын да саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда комарлы уен бизнесы белән ныклы көрәш бара