Азнакайда көнлек савым – 100 тонна
Азнакайлылар үз алларына куйган бурычны үтәми калмыйлар. Азнакай терлекчеләре көнлек савымны 100 тоннага җиткерү бурычын куйганнар иде. Һәм менә ул үтәлде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 13 кг туры килә. "Союз-Агро" , "АФ "Азнакай", "Тукай", "Марс", "Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.Г.",...
Азнакайлылар үз алларына куйган бурычны үтәми калмыйлар. Азнакай терлекчеләре көнлек савымны 100 тоннага җиткерү бурычын куйганнар иде. Һәм менә ул үтәлде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 13 кг туры килә. "Союз-Агро" , "АФ "Азнакай", "Тукай", "Марс", "Таллы Бүләк", "Габдрахманов Л.Г.", "Чатыр тау" хуҗалыклары сөт җитештерүдә аеруча югары уңышларга ирешәләр. Ирешелгәннәр чик түгел. Бүгенге көндә дә көндәлек тере акча бирүче терлекчелек тармагында яңа технологияләр куллану, малларны энергиягә бай, сыйфатлы азык белән тукландыру, баш санын арттыру, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә хуҗалыкларда семинарлар уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев