Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда көнкүреш ришвәтчелеген киметү буенча чаралар планы расланды

Азнакай муниципаль районы башлыгы каршында коррупциягә каршы эшчәнлек буенча комиссиянең чираттагы утырышында "көнкүреш" коррупциясен киметү мәсьәләсе хакында сүз барды. Утырышта сәламәтлек саклау органнары, иҗтимагый оешмалар, дәүләт реестры вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Сер түгел, күбебез өчен табибка, укытучыга кечкенә генә бүләк бирү, кайбер төр хезмәткәрләргә акча төртү гадәти хәл санала....

Азнакай муниципаль районы башлыгы каршында коррупциягә каршы эшчәнлек буенча комиссиянең чираттагы утырышында "көнкүреш" коррупциясен киметү мәсьәләсе хакында сүз барды.


Утырышта сәламәтлек саклау органнары, иҗтимагый оешмалар, дәүләт реестры вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


Сер түгел, күбебез өчен табибка, укытучыга кечкенә генә бүләк бирү, кайбер төр хезмәткәрләргә акча төртү гадәти хәл санала. булган проблемаларыбызны илебездә шундыйрак ысуллар белән чишү инде беркемне дә гаҗәпләндерми кебек.
Азнакай муниципаль район башлыгы каршында коррупциягә каршы эшчәнлек буенча комиссия дә әлеге юнәлештә халыкның фикерен өйрәнү ниятеннән, социологик сораштыру үткәргән.

Бушлай медицина һәм федераль миграция хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре белән райбашкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече Наил Сабирҗанов таныштырды.


Үз тармакларында көнкүреш коррупциясен киметү буенча эшчәнлек турында Азнакай район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев, федераль миграция хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге начальнигы Эльвира Мәрданшина, ЮХИДИның Азнакай бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Сирин Райманов сөйләде.


Азнакай җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасында тикшерү нәтиҗәләре хакында район исәп-хисап-контроль палатасы рәисе Наталья Сәлимова чыгыш ясады. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Наил Зарипов муниципаль милекне арендага бирү тәртибенә тукталды.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тикшерү буенча административ-техник комиссиянең эшчәнлеге белән архитектура һәм инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Сирина Шәрәфетдинова таныштырды. Чыгышларга карата Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Азнакай шәһәре прокуроры Илшат Нәҗмиев үзләренең фикерләрен белдерделәр, һәр өлкә буенча хәл торышына анализ ясадылар.


Утырышта Азнакай телерадиокомпаниясе тарафыннан төшерелгән видеосюжет күрсәтелде.


Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе фәрманнарын башкару йөзеннән, районда көнкүреш ришвәтчелеген мөмкин кадәр киметү буенча чаралар планы эшләнеп, утырышта ул комиссия әгъзалары тарафыннан расланды.


«Көнкүреш» коррупциясенә караган анкеталар формасы районның рәсми сайтында "Коррупциягә каршы эшчәнлек" бүлегенең "Социологик тикшерүләр" бүлекчәсендә урнаштырылган. Гражданнар әлеге мәсьәлә буенча хат аша яки электрон юл белән үз фикерләрен белдерә ала.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда көнкүреш ришвәтчелеген киметү буенча чаралар планы расланды