Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” исемле хәйрия акциясе бара

Җирлегебездә мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" исемле хәйрия акциясе бара. 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чара мәктәп ки­тапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан уздырыла. Акциядә мәктәп укучыларыннан тыш, барлык азнакайлылар, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. Әгәр өегездә яхшы хәлдә сакланган...

Җирлегебездә мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" исемле хәйрия акциясе бара. 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк бу чара мәктәп ки­тапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан уздырыла.


Акциядә мәктәп укучыларыннан тыш, барлык азнакайлылар, шул исәптән оешмалар да катнаша ала.
Әгәр өегездә яхшы хәлдә сакланган китаплар бар икән, аларны мәктәп китапханәләренә тапшыра аласыз. Китапханә аларны бик теләп кабул итәчәк, һәм башка укучы да әлеге китаплардан файдалана алачак.


Акциянең нәтиҗәләре мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә агымдгы елның октябрь аенда ясалачак. Китапка икенче сулыш өргән лидер мәктәп һәм класс­лар октябрь аенда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 7-66-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” исемле хәйрия акциясе бара