Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда китапханәләр төне узды

Ел саен Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәребез китапханәләрендә "Китапханә төне" уздырыла. Быел ул Кино елына багышланды. Район үзәк китапханәсе "КитапКиномания" дигән программа әзерләгән иде. Ул сугыш чоры китаплары һәм киноларыннан сюжетлар белән башланып китте. Ә сугыш ветераннары Шамил Усманов, Миннехуҗа Габделхаков, Факил Сәлимовның чыгышлары 8 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучыларын...

Ел саен Бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәребез китапханәләрендә "Китапханә төне" уздырыла. Быел ул Кино елына багышланды.

Район үзәк китапханәсе "КитапКиномания" дигән программа әзерләгән иде. Ул сугыш чоры китаплары һәм киноларыннан сюжетлар белән башланып китте. Ә сугыш ветераннары Шамил Усманов, Миннехуҗа Габделхаков, Факил Сәлимовның чыгышлары 8 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучыларын шул дәһшәтле чорларга алып кайткан кебек булды.

Балалар иҗат үзәгенең "Радужная страна" берләшмәсенә йөрүчеләр өчен илебез мультфильмнары буенча видеовикторина оештырылды .

Туган якны өйрәнү бүлегендә башлангыч сыйныфлар Габдулла Тукай әсәрләре буенча видеофильмнар карадылар.

Абонемент ягында танылган кинорежиссер һәм актер Василий Шукшин иҗаты һәм Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы презентацияләнде.

"Китапханә төне"ндә китап укучылар кинематография жанрлары, күренекле артистлар тарихы белән дә таныштылар, «Кадрдагы китап» буктрейлерлары: «А зори здесь тихие», «Алые паруса», «Белый Бим черное ухо», «Ночевала тучка золотая» һәм башка фильмнарны тамаша кылдылар.

Бу көнне китапханәдә Регина Стрих җитәкчелегендәге гитарачылар ансамбле яраткан кинофильмнардан җырлар башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда китапханәләр төне узды