Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кискен эчәк авыруларының үсү дәрәҗәсе саклана

Энтеровирус инфекциясе - кискен авырулар төркеменә керә һәм җиңелчә бизгәк тотудан башланып, авыр менингитка кадәр китерергә мөмкин. Тирә-мохиткә бу вирус тиз яраклаша, җыелган суда, йөзү бассейнында, ачык сулыкларда, көнкүреш әйберләрендә, азык-төлектә (сөт, җиләк-җимеш, яшелчә) озак вакытлар саклана ала. Җылытыканда, кайнатканда ул тиз юкка чыга. Энтеровирус инфекциясе бик тиз тарала. Ул...

Энтеровирус инфекциясе - кискен авырулар төркеменә керә һәм җиңелчә бизгәк тотудан башланып, авыр менингитка кадәр китерергә мөмкин.

Тирә-мохиткә бу вирус тиз яраклаша, җыелган суда, йөзү бассейнында, ачык сулыкларда, көнкүреш әйберләрендә, азык-төлектә (сөт, җиләк-җимеш, яшелчә) озак вакытлар саклана ала. Җылытыканда, кайнатканда ул тиз юкка чыга.

Энтеровирус инфекциясе бик тиз тарала. Ул аны йөртүчеләрдән, аның белән авыручылардан һава аша, көнкүрештә, азык-төлек һәм су белән йогарга мөмкин. Менингит бу авыруның аеруча авыр төре.

Авыру бик кискен башлана, тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә, баш авырта, күңел болгана, кайчак эчтә, аркада авырту туа, тын юллары зарарлана. Әлеге билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән табибка күренү кирәк.

Районда эпидемиологик хәл торышы гомумән алганда, тотрыклы. Шулай да кискен эчәк авыруларының үсү дәрәҗәсе саклана. Аларның 50 проценты билгеләнмәгән этиологияне тәшкил итә. Соңгы елларда күп кенә төбәкләрдә вируслы этиология, аерым алганда кискен эчәк авыруларының энтеровирус барлыкка китергәннәренең артуы күзәтелә. Шунсы куанычлы, әлегә безнең җирлектә бу төр инфекция очрагы теркәлмәгән.

Әлбәттә, чирне булдырмау өчен профилактик чаралар күрү мөһим: шәхси гигиена саклау, суны кайнатып кына эчү, җиләк-җимеш, яшелчәне кайнар суда юуу... Бүлмәләрне әледән-әле юешләп җыештырып тору, еш җилләтү дә әйбәт.

Әлеге йогышлы авыру үз белдеклегең белән дәвалануны өнәми, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итеп, аның күзәтүе астында булу ягын карагыз!

Район үзәк сырхауханәсенең медицина профилактикасы хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кискен эчәк авыруларының үсү дәрәҗәсе саклана