Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда киләсе елда 33 йорт яңартылачак

Моннан алты ел элек көченә кергән "Коммуналь торак хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек фонды турында"гы Федераль Закон райондагы озак еллар кулланылышта булган күп фатирлы торак йорт биналарын, аларның эчке коммуникация җиһазларын капиталь ремонтлау мөмкинлеге бирде. Йортларга капиталь ремонт уздыруның торышы турында сөйләвен сорап, газета журналисты муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча...

Моннан алты ел элек көченә кергән "Коммуналь торак хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек фонды турында"гы Федераль Закон райондагы озак еллар кулланылышта булган күп фатирлы торак йорт биналарын, аларның эчке коммуникация җиһазларын капиталь ремонтлау мөмкинлеге бирде.

Йортларга капиталь ремонт уздыруның торышы турында сөйләвен сорап, газета журналисты муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнановка мөрәҗәгать итте.

- Рәмис Рәисович, узган елларда булган һәм алга таба әлеге юнәлештә башкарыласы эшләрнең күләмен күзаллау өчен, сүзне райондагы күп фатирлы йортлар санын ачыклаудан башлыйк әле?

- Бүген бездә 5 торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) һәм 4 идарә итү оешмасына караган шундый 355 йорт бар. Узган елларда, быелгыларын да кертеп, 210 күп фатирлы торак йорт максатчан программада катнашты. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, 2010 елдан алып капиталь ремонт маддәсе буенча халыктан җыела торган финанс суммасы баш инвестиция-төзелеш идарәсенә (ГИСУ) күчерелә башлады. Биредә һәр йортка аерым шәхси хисап алып барыла һәм кергән акча капиталь ремонт эшләренә бүленә. Әйтик, быелгы 26 йортка капиталь ремонт ясау өчен тотылачак 90 млн 194 мең сумнан артыграк акчаның 3 млн 609 мең 495 сумын РФ, 26 млн 922 мең 103 сумын ТР, 18 млн 566 мең сумын муниципаль берәмлек бюджетлары, 41 млн. 96 мең 406 сумын торак милекчеләреннән җыелган акча тәшкил итәргә тиеш иде.

- Йортларда капиталь ремонт уздыруда ничә подряд оешмасы катнашты, аларның финанс чыгымнарына кем күзәтчелек итте? Башкарылган эшләрнең сыйфатына карата фикерегез нинди?

- Шәһәрдә, Актүбәдә һәм район авылларында 12 төзелеш оешмасы эшләде. "Жилэнергосервис", "Техностройинвест", "АльмаСтрой" ҖЧҖләрдән кала, аларның барысы да үзебезнең районныкы, алдагы елларда эшләп, ышаныч казанган коллективлар.

Чыгымнарга килгәндә, бу эшкә "ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты" муниципаль унитар предприятиесе контрольлек итә, башкарылган эш һәм тотылган суммалар турында ай саен ТРның Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгына хисап биреп тора.

Күп кенә йортларда җылыту, кайнар һәм салкын су челтәрләрен, канализация системаларын ремонтлау, электр җиһазларын монтажлау, түбә ябу, фасадларны төрү эшләре уңышлы төгәлләнде.

Шул ук вакытта торак милекчеләреннән, заказчы буларак "Безнең йорт" торак милекчеләре ширкәте идарәсеннән, торак инспекциясеннән "АльмаСтрой" ҖЧҖнең эшне вакытында башкармавына, сыйфатсызлыгына, кисәтүләргә битараф булуларына карата ризасызлык, дәгъвалар күп керде.

Бүгенге көнгә ремонт эшләре тулысынча диярлек тәмамланды. Үзләре төзекләндергән йортларны, беренчеләрдән булып, акт нигезендә "УниверсалСтрой" һәм "АзимутСтрой" ҖЧҖ коллективлары файдалануга тапшырды. Әлеге подрядчы оешмаларның хезмәтен фәкать уңай яктан гына бәяләргә була. Аларның беренчесе Шәйхетдинов урамы 3 нче йорттагы барлык төзелеш чараларын комплекслы төстә алып барды - капиталь, агымдагы ремонт эшләрен бер үк вакытта үткәрде, бина яны биләмәләрен дә тулысынча төзекләндерде. Нәтиҗәдә, йорт эчтән дә, тыштан да яңарып, матураеп, күңелне сөендерерлек булып калды.

21 нче Подстанция-21, шәһәрнең Ленин урамындагы 5 - 8, 15, 17, 19 нчы күп фатирлы йортлар турында да шундый мактау сүзләрен әйтеп була.

Кыскасы, ЖКХны реформалаштыру фонды һәм адреслы муниципаль программа ярдәмендә шәһәр үзенең йөзен тагын да яңартты. Ремонт узган йортлар ерактан ук күңелне җәлеп итеп тора. Ишегалды биләмәләре төзекләндерелгән, яшеллеккә күмелгән. Безгә аларның кадерен белеп, дөрес итеп файдаланырга гына кала.

- Капиталь ремонт программасы алдагы елда да дәвам итәчәкме?

- Әлбәттә. 2014 елда ремонт 33 күп фатирлы йортка керәчәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда киләсе елда 33 йорт яңартылачак