Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кибет караклары кулга алынган

Кешене кунакка дәшкәндә дә уяулык, саклык хакында онытмаска кирәк. Гәрчә, аш белән атканга каршы кем инде таш белән атарлар дип уйлаган? Якшәмбе көнне берәү кунакка барган җиреннән танышының курткасын һәм 1500 сум акчасын урлап чыга. Без капчыкта озак ятмый: каракның эзенә тиз төшәләр, ул үз гаебен таный, урланган әйберләр хуҗасына...

Кешене кунакка дәшкәндә дә уяулык, саклык хакында онытмаска кирәк. Гәрчә, аш белән атканга каршы кем инде таш белән атарлар дип уйлаган? Якшәмбе көнне берәү кунакка барган җиреннән танышының курткасын һәм 1500 сум акчасын урлап чыга. Без капчыкта озак ятмый: каракның эзенә тиз төшәләр, ул үз гаебен таный, урланган әйберләр хуҗасына кайтарыла.

Кибетләрдән әйбер урлау очраклары да кимеми. Узган атнада хокук сакчылары элек тә хөкем ителгән ир-егет белән хатын-кызны кулга ала. Алар 9 гыйнварда Ленин урамында урнашкан кибеттән ашамлыклар урлап чыккан булган. Оператив-тикшерү чаралары вакытында Яр Чаллы кешеләренең моңа кадәр дә шундый ике җинаять кылуы ачыклана.

Гараждан әйбер урлау факты да теркәлгән, берәүнең тау велосипедын һәм чаңгысын урлыйлар. Хуҗа кешегә 12 меңлек матди зыян салына. Хокук бозучыны бүген дә эзлиләр.

Район юлларындагы вәзгыять тә тыныч түгел, 20 авария теркәлгән, бәхеткә, каза күрүчеләр юк.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 58 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Исерек килеш иҗтимагый урыннарда йөргән - 16, штрафларын тиешле вакытта түләмәгән - 3, төнге тынычлыкны бозган - 1, балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән - 8 кеше җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев