Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Хәйрия марафоны узды (ФОТО+ВИДЕО)

Бүген, 6 декабрьдә, Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә хәйрия марафоны узды.

Игелекле эшкә хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, шәхси затлар үзләреннән өлеш керттеләр.

Бүгенге көндә Азнакай муниципаль районында 3804 инвалид яши, шуның 262 се – балалар. Алар тормыш авырлыкларын үзләре генә җиңә алмый, безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин акциядә катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткерде һәм мондый яхшы гамәлләр алга таба да дәвам итәр дигән ышанычын белдерде.

Акция барышында хәйрия фондына кергән акчалар авыру балаларны дәвалауга һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәмгә юнәлдереләчәк. Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең кайберләренә инде сәхнәдә үк акчалы конвертлар тапшырылды.

Марафон ахырына барлыгы 1 300 мең сумга якын акча җыелды. Хезмәт коллективлары хәйрия фондына акча күчерүләрен дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев