Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Халык теле – халык җаны» чарасы

Телсез дөнья булмас иде. Телебездә без аралашабыз, иҗат итәбез, уйлыйбыз.

Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Телләр безнең матди һәм рухи мирасны саклау һәм үстерү өчен иң көчле инструмент булып тора.  Телсез дөнья булмас иде. Телебездә без аралашабыз, иҗат итәбез, уйлыйбыз.

Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Мәдәни үзәк Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Халык теле – халык җаны» дигән чара үткәрде. Бәйрәмдә мәктәпнең барлык башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. 

Чара «Туган тел» җырын тыңлау белән башланып китте. Аннан соң укучыларга телнең әһәмияте, сүзлек запасын ничек тулыландырырга кирәклеге турында сөйләделәр.

Балалар иҗади биремнәрне актив башкардылар, конкурсларда һәм викториналарда, музыкаль уеннарда катнаштылар, халык биюләрен башкардылар. Укучыларга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Татарстанның барлыкка килүе һәм үсеше турында видеофильмнар карау аеруча ошады.

Чарада катнашучылар туган тел – ул байлык, аңа сакчыл карарга кирәк, шулай ук башка халыкларның телләренә хөрмәт белән карарга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев