Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кечкенә улларын рәнҗеткән өчен 33 яшьлек ир-ат җәзага тартылган

Азнакай шәһәр прокуратурасы 33 яшьлек ир-атка карата җинаять гаепләвен яклады. Ул балигъ булмаган 2012 һәм 2014 елгы улларын тәрбияләүдә үз бурычларын үтәмәү, аларга карата рәхимсез гамәлләр кылуда гаепләнә. Суд барышында 2015 елның май-октябрь айларында әти кешенең исерек хәлдә улларын җәберләве, физик һәм психик яктан газаплавы ачыкланды. Моннан кала узган елның...

Азнакай шәһәр прокуратурасы 33 яшьлек ир-атка карата җинаять гаепләвен яклады. Ул балигъ булмаган 2012 һәм 2014 елгы улларын тәрбияләүдә үз бурычларын үтәмәү, аларга карата рәхимсез гамәлләр кылуда гаепләнә. Суд барышында 2015 елның май-октябрь айларында әти кешенең исерек хәлдә улларын җәберләве, физик һәм психик яктан газаплавы ачыкланды. Моннан кала узган елның июль аенда аның үз өендә наркотик матдәләр әзерләве һәм саклавы да мәгълүм була. Ә декабрь аенда исерек хәлдә азнакайлының машинасын куа. Җитмәсә, ул әле моңа кадәр исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылган була. Ул үз гаебен өлешчә генә таный. Әмма суд барлык дәлилләрне дә исәпкә алып, аңа 4 елга кадәр ирегеннән һәм 3 елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукларыннан мәхрүм итү җәзасын билгели. Карар әлегә закон көченә кермәгән, гаепләнүче шикаять язган.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кечкенә улларын рәнҗеткән өчен 33 яшьлек ират җәзага тартылган