Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кечкенә балыкчыларыбыз өчен бәйрәм оештырылды

Әгәр дә сез көннәр буе су буенда югалып ятасыгыз икән, димәк, "27 июнь нинди көн ул?" дигән соравыма сезнең җавап әзер булырга тиеш. Ә белмәгәннәр өчен, 1985 елдан бирле әлеге көн балыкчылар көне буларак теркәлгән. Кем бу шимбәне кайда үткәргәндер, ә менә мин Ишкәев исемендәге ял паркында булдым. Бу көне...

Әгәр дә сез көннәр буе су буенда югалып ятасыгыз икән, димәк, "27 июнь нинди көн ул?" дигән соравыма сезнең җавап әзер булырга тиеш. Ә белмәгәннәр өчен, 1985 елдан бирле әлеге көн балыкчылар көне буларак теркәлгән. Кем бу шимбәне кайда үткәргәндер, ә менә мин Ишкәев исемендәге ял паркында булдым. Бу көне анда кечкенә балыкчыларыбыз өчен бәйрәм оештырылды.

Әлеге күңелле чараны районыбызның "Нефтемаш" заводы үткәрде. Аның төп инициаторы - Лениза Идиятуллина. Әлеге бәйрәм "Балыкчы көне" дип аталса да, сабыйлар аны су буенда балык тотып үткәрде дип уйлый күрмәгез. Ул башка бәйрәмнәр кебек ук җыр-бию белән башланып китте. Концерт номерларына алмашка кызыклы уеннар килде. Нәрсәсе күңелле, уеннар төрле яшьтәге балалар өчен төрле булды. Ә соңыннан балаларның һәрберсенә бүләкләр таратылды. Сабын куыгы, сок һәм аттракционнарга ике билет - бәхет өчен тагын ни кирәк? Сабыйларның күңеле булгандыр дип уйлыйм. Күңелле җырлар, матрос киемнәре кигән олылар, балыкчылык белән бәйле кызыклы уеннар, сабыйларның эчкерсез көлүләре - болар барысы да шушы бәйрәм атмосферасын җиткерә ала.

Зилия Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда кечкенә балыкчыларыбыз өчен бәйрәм оештырылды